Россия Хөкүмәте йортында Россия премьер-министры Дмитрий Медведев катнашында Россия Икътисадый үсеш министрлыгының 2018 елдагы эшчәнлеге нәтиҗәләренә һәм 2019 елга бурычларына багышланган еллык коллегиясе узды. Татарстан Республикасыннан коллегиядә Татарстан Республикасы икътисад министры Фәрит Габделганиев катнашты.
"Әле берничә ел элек кенә "кризис" сүзе рефрен иде, ул аналитиклар, икътисадчылар, финансистлар һәм, әлбәттә, министрлар чыгышларында даими яңгырады. Бүген бу хакта сөйләмиләр диярлек, әлеге сүз актуаль икътисадый лексикадан юкка чыкты", - дип билгеләп үтте хөкүмәт башлыгы коллегияне ачып.
Дмитрий Медведев Россиядә икътисадый үсеш өчен барлык алшартлар тудырылуын билгеләп үтте: "инфляция түбән һәм тотрыклы", "эшсезлек рекордлы түбән дәрәҗәдә", "эшлекле климатны үзгәртү" механизмы, кече һәм урта бизнеска ярдәм буенча илкүләм проект эшләтеп җибәрелде.
Премьер сүзләренчә, пилот төбәкләрдә үзмәшгульләр өчен махсус салым режимын гамәлгә кертү дә мөһим этап булып тора.
Дмитрий Медведев кече һәм урта предприятиеләрнең экспорт активлыгына аерым басым ясады: "Әле биш ел элек аларның саны 10-15 меңнән артмый иде. Узган ел нәтиҗәләре буенча әлеге предприятиеләр контингентыннан 50 меңгә якын кече һәм урта эшкуар экспортка чыкты. Бу, әлбәттә, сөендерми кала алмый".
Хөкүмәт башлыгы дөнья сәүдәсенә интеграцияне мөһим юнәлеш, дип атады. Хәтта "санкцияләргә һәм төрле чикләүләргә карамастан", Россия Евразия союзында булган күршеләр белән тагын да активрак эшләячәк.
Россия икътисадый үсеш министры Максим Орешкин үз чыгышында төбәк дәрәҗәсендә эшнең мөһим ролен билгеләп үтте. "Ил үсеше - төбәкләр үсеше ул. Үсеш микродәрәҗәдән башлана, ул аннары макродәрәҗәгә әверелә, ә киресенчә түгел. Икенче факт - хәтта глобаль бурычларны хәл итү өчен дә проблематиканы җирлекләрдә тирәнтен өйрәнү мөһим", - дип ассызыклады ул.
Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин указлары нигезендә, инвестиция җәлеп итү, эш урыннары булдыру, гомер озынлыгын арттыру, хәерчелек дәрәҗәсен киметү буенча төбәкләр өчен максатчан күрсәткечләр билгеләнде. "Төбәкләр каршында бурычлар куеп кына калмыйча, алар белән бергә бурычларга ирешү юлларын эшләү зарур", - дип тәкъдим итте министр.
Төбәкләр белән эшләү хәлиткеч әһәмияткә ия булачак: Икътисадый үсеш министрлыгы бу эшне Дәүләт Советы механизмы кысаларында да, һәр конкрет төбәкне үстерү буенча индивидуаль эш кысаларында да дәвам итәчәк.
Максим Орешкин хәбәр иткәнчә, "икътисадый үсеш 12 квартал рәттән дәвам итә". 2018 елда ул 2,8% ка җитте. Кыска вакытлы трендлар, аның сүзләренчә, әлегә уңай күренеш түгел, әмма бу салмаклык системалы характер йөртми һәм салым-бюджет һәм акча-кредит сәясәтен синхрон катгыйландыру яссылыгында ахыргы ихтыяҗның түбән булуы белән бәйле.