Россия дәүләт социаль университеты Россия Федерациясе Икътисадый үсеш министрлыгы һәм "КУЭ корпорациясе" АҖ белән берлектә "Социаль эшкуарлык: эшкә керешер вакыт" Бөтенроссия форумын үткәрә.
Форум Россия Федерациясе Иҗтимагый палатасы мәйданчыгында 2019 елның 31 маенда Россия эшкуарлык атнасын үткәрү кысаларында узачак.
Форумның төп максаты - социаль эшкуарлар өчен бердәм мәгълүмати-коммуникацион һәм гамәли юнәлешле мәйданчык булдыру, анда катнашучылар - федераль һәм төбәк башкарма хакимият органнары, әйдәп баручы фондлар һәм үсеш институтлары вәкилләре социаль эшкуарлык проектларын гамәлгә ашыру, законнар нигезендә җайга салу һәм инфраструктур ярдәм мәсьәләләрен караячак.
Форум форматы өч юнәлеш оештыруны күздә тота - эшлекле, партнерлык һәм белем бирү, алар эшендә Россия Федерациясе субъектларының социаль өлкә инновацияләре үзәкләре җитәкчеләре, төбәкләрнең тармак башкарма хакимият органнары, кече һәм урта эшкуарлыкка ярдәм фондлары һәм үзәкләре җитәкчеләре, социаль эшкуарлыкны үстерүнең әйдәп баручы институтлары, шулай ук социаль эшкуарлык өлкәсендә эшчәнлек алып баручы кече һәм урта эшкуарлык субъектлары үзләре һәм коммерциясез сектор вәкилләре катнашачак.
Эшкуарларны әлеге форумда катнашырга чакырабыз.
Тулырак мәгълүматны 8 (495) 255-67-67 телефоны аша алырга мөмкин.