"Яшел Үзән" АСИҮТ ике яңа резидент теркәлде

2019 елның 23 мае, пәнҗешәмбе

"Яшел Үзән" АСИҮТ ике яңа резидент барлыкка киләчәк. Инвестицион проектларның гомуми суммасы 118 млн. сум тәшкил итәр дип көтелә.

АСИҮТ резидентлары статусын "Казан полимер арматура заводы" ҖЧҖ һәм "ПромЭнерго" ҖЧҖ алды.

"Казан полимер арматура заводы" АСИҮТ территориясендә җылылык, газ һәм су белән тәэмин итү системалары өчен полимер арматуралар җитештерү буенча проект төзиячәк. Гомуми бәясе 54,5 млн сум булган һәм 10,1 млн сум күләмендә капитал салынган инвестиция проекты полиэтилен материаллардан һәм чималдан полимер арматураны җитештерү буенча комплекс төзүне күздә тота. Шул ук вакытта производство үзенең югары технологияле калдыкларын эшкәртер дип ниятләнә.

"ПромЭнерго" ҖЧҖнең гомуми бәясе 63,4 млн. сум булган һәм 11,9 млн. сум күләмендә капитал салынган инвестиция проекты түбән вольтлы комплект җайланмаларның яңа производствосын оештыруны күздә тота.

Бүген "Яшел Үзән" АСИҮТтә биш резидент теркәлгән. Элегрәк резидентлар составына "Татфарм" ҖЧҖ фармкомпаниясе, "СПКИ "Гефест" ҖЧҖ җитештерү комплексы һәм "Йомшак контейнерлар фабрикасы" ҖЧҖ кергән иде.

2019 елның 1 кварталы мәгълүматлары буенча,  "Яшел Үзән" АСИҮТ резидентлары үз производстволарын үстерүгә, гомумән алганда, 12 млн. сум инвестиция салган.

Искәртеп үтәбез, Татарстанда беренче АСИҮТ 2016 елда барлыкка килде. Хәзерге вакытта республикада биш алгарышлы үсеш территориясе исәпләнә. Элегрәк Татарстан Республикасы икътисад министры Фәрит Габделганиев билгеләп үткәнчә, тулаем алганда, 10 ел эчендә биш АСИҮТнең эшләве 17 меңнән артык яңа эш урыны булдырырга, республика икътисадына 67 млрд. сумга якын инвестиция җәлеп итәргә, шул исәптән 37,7 млрд. сум капитал салырга мөмкинлек бирәчәк.

Быел Татарстанда АСИҮТләрнең инвестицияләр күләме 9,5 млрд.сум булган барлыгы 37 яңа резидентын җәлеп итү планлаштырыла, алар 2000 яңа эш урыны булдырачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Все материалы сайта доступны по лицензии:
Creative Commons Attribution 4.0 International