Әстерханда электрон сәүдәләрне гамәлгә кертү буенча Татарстан Республикасы тәҗрибәсен куллана башладылар. Татарстанның уңышлы тәҗрибәсен стационар булмаган сәүдә объектларын урнаштыру өчен килешүләр төзегәндә үзләштерделәр.
Әстерхан өлкәсе вәкилләре белән уңышлы тәҗрибәне Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы хезмәткәрләре күптән түгел Әстерхан делегациясенең Татарстанга сәфәре барышында уртаклашты. Аның нәтиҗәләре буенча Татарстан Республикасының Дәүләт заказы агентлыгы, zakazrf.ru электрон сәүдә мәйданчыгы операторы белгечләре Әстерхан башлыгы Радик Харисовтан Әстерханга чакыру алды, анда алар эшкуарлар һәм мэрия хезмәткәрләре белән берничә семинар үткәрде.
Җирле эшкуарлар вакытлыча сәүдә урыннарына хокук алу процедураларында катнашуның күпкә ачыграк һәм үтемлерәк формасы буларак электрон сәүдә системасын гамәлгә кертүне хуплады.
"Вакытлыча сәүдә нокталарын бүлү буенча электрон процедуралар үткәрү - Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы Әстерхан хезмәттәшләре белән бүлешкән уңышлы тәҗрибәләрнең берсе генә, - дип сөйләде "Татарстан Республикасы Дәүләт заказы агентлыгы" АҖ генераль директоры Яков Геллер. - Әстерханда шулай ук бюджет учреждениеләре тарафыннан "кече сатып алулар" үткәрү өчен Татарстанның Биржа мәйданчыгын куллану да старт алды.
Биржа мәйданчыгы кертелүгә, Әстерханда 200гә якын эшкуар тәэмин итү базарына керү һәм шәһәр бюджеты ихтыяҗлары өчен "кече сатып алуларның" 2 мең процедурасында катнашу мөмкинлегенә ия булды. Шул ук вакытта, Татарстан тәҗрибәсен гамәлгә керткәнче, мондый сатып алулар "тотрыклы парлар" - "заказчы-тәэмин итүче" алымы буенча гамәлгә ашырылган.
Биржа мәйданчыгы буенча Татарстан тәҗрибәсе Дагыстанда һәм Сахалинда кертелгән инде. Татарстан тәҗрибәсе белән Карелия зур кызыксыну белдерә.