Social Idea Халыкара социаль проектлар конкурсына гаризалар кабул итү башланды, 2018 елда аның операторы - "Инновацион үсеш агентлыгы" АКО.
Проект, санлы технологияләрне кулланып, социаль өлкәдә иң яхшы чишелешләрне эзләүгә юнәлдерелгән.
Конкурста балигъ булган гражданнар - санлы технологияләр кулланылган социаль проект авторлары катнаша ала.
Проектлар өч номинациядә кабул ителә:
Social Mobile (социаль өлкәдә мобиль технологияләр) - халыкка социаль ярдәм күрсәтүне тәэмин итү буенча мобиль кушымталар һәм системалар эшләү;
Social BigData (социаль өлкәдә зур мәгълүматлар) - зур мәгълүматларны җыю һәм эшкәртү системалары, социаль проблемаларны хәл итү өчен зур мәгълүматлар нигезендә карарлар кабул итүнең аналитик системасы;
Social Smart City (социаль өлкәдә акыллы шәһәр) - җәмгыятьтә булган социаль проблемаларны хәл итү яисә йомшарту һәм халыкның тормыш сыйфатын яхшырту максатында, шәһәр милке белән идарә итү өчен мәгълүмат һәм коммуникация технологияләрен интеграцияләү концепциясе.
Гаризаны 2019 елның 19 июненә кадәр socialidea.ru сайтында бирергә мөмкин.
Конкурс финалы Мәскәүдә 2019 елның сентябрендә узачак.