Гражданлык җәмгыятен үстерүгә Россия Федерациясе Президенты грантларын бирү буенча 2019 елда беренче конкурс нәтиҗәләре билгеле булды. Татарстаннан конкурста гомуми ярдәм суммасы 78,7 млн сум булган 41 проект җиңде. Җиңү яулаган проектларның яртысыннан артыгы Казаннан.
Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы сайтының «Лицензиатның дистанцион мәктәбе» бүлегендә яңа дәрес урнаштырылды. Ул кара һәм төсле металл ватыгын әзерләү, саклау, эшкәртү һәм сату белән шөгыльләнүче эшкуарларга исәпләнгән.
Еллык әйләнеше 205 млрд. сум тәшкил иткән 28 меңнән артык кече һәм урта эшкуарлык субъекты - Чаллы эшкуарлары бизнесны үстерү мәсьәләләре турында фикер алышты.
Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы һәм «ИННОКАМ» ассоциациясе «Хайер Индастри Рус» һәм «Камаз» ГАҖ компанияләре белән кече һәм урта эшкуарлыкка ярдәм турында өч яклы килешү төзеде.
2018 ел нәтиҗәләре буенча Татарстан социаль-икътисадый үсеш буенча Россия төбәкләре арасында лидерлар рәтенә керде. Тикшеренүне РИА Рейтинг үткәргән.
Рейтинг лидерлары арасында шулай ук Мәскәү, Санкт-Петербург, Ханты-Манси автономияле округы – Югра һәм Мәскәү өлкәсе бар.
Татарстан Республикасының дәүләт хезмәткәрләре өчен профсоюз тарафыннан оештырылган турслет барлык табигать сөючеләрне, сәламәт яшәү рәвешен һәм актив ял яратучыларны җыйды. Чарада 23 команда катнашты. Слет программасына спорт ориентлашуы һәм спорт-туристлык маршруты буенча ярышлар кертелде.
Компаниянең мондый карары Татарстан җитештерүчеләре продукциясен сатуның яңа каналларын үстерүне тәэмин итәчәк һәм республикада кече һәм урта эшкуарлыкны үстерүгә ярдәм итәчәк.
Икътисад министры урынбасары Индира Киреева кичә Ярослав Мудрый исемендәге Новгород дәүләт университеты мәйданчыгында ачылган Технологияләр һәм инновацияләргә ярдәм үзәкләре съездында интеллектуаль милек белән идарә итү өлкәсендә Татарстан тәҗрибәсен тәкъдим итте.
Съезд Бөтендөнья интеллектуаль милек оешмасы белән берлектә Интеллектуаль милек буенча федераль хезмәт тарафыннан оештырылган.
«Сәнәгать парклары - безнең икътисадның перспективалы «үсеш нокталары» ул. Россиянең барлык сәнәгать паркларының 10% - Татарстанда, республикада бөтен ил резидентларының 30% тан артыгы теркәлгән, – дип сөйләде бүген журналистларга «Сокуры» һәм «Теләче» сәнәгать паркларына матбугат туры барышында Татарстан икътисад министры Фәрит Габделганиев.
Терлекчелек фермаларын үстерүгә 445,67 млн.сум һәм аларны булдырудан икътисадый файда. Татарстан Республикасы икътисад министры Фәрит Габделганиев Балтач районында булды.