2018 ел нәтиҗәләре буенча Татарстан социаль-икътисадый үсеш буенча Россия төбәкләре арасында лидерлар рәтенә керде. Тикшеренүне РИА Рейтинг үткәргән.
Рейтинг лидерлары арасында шулай ук Мәскәү, Санкт-Петербург, Ханты-Манси автономияле округы – Югра һәм Мәскәү өлкәсе бар.
Инвестицион климатны яхшырту, инвесторлар өчен уңайлы һәм алдан билгеле шартлар тудыру хәзерге вакытта Татарстан Республикасы икътисадының өстенлекле бурычларыннан берсе булып тора. Аерым алганда, инвестклиматны яхшырту эше җайга салу мохитен камилләштерүгә, инфраструктура һәм ресурслардан һәркем файдалана алу мөмкинлеген арттыруга, кече эшкуарлыкка ярдәмгә һәм бизнесны яклау механизмнарының эш нәтиҗәлелеген арттыруга юнәлдерелгән.
7 июньдә Петербург халыкара икътисадый форумында Россия Федерациясенең барлык төбәкләре йөз тоткан төп рейтингы – Россия Федерациясе субъектларында инвестицион климат торышының Илкүләм рейтингы нәтиҗәләре игълан ителәчәк.
Илкүләм рейтингны Стратегик инициативалар агентлыгы үткәрә. Узган ел Татарстан Республикасы анда 3 урынны алган иде.