ЯҢАЛЫКЛАР


7
июнь, 2019 ел
җомга

6 июньдә Нурлат һәм Чирмешән муниципаль районнарында Татарстан Республикасы икътисад министрының беренче урынбасары Рөстәм Сибгатуллин рәислегендә беренче тапкыр яңа форматта республика баланс комиссиясе утырышлары узды.


6
июнь, 2019 ел
пәнҗешәмбе

Бүген Петербург халыкара икътисадый форумы кысаларында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Google вице-президенты Меир Бранд белән очрашты. Очрашу барышында Татарстанда «Бизнес-класс» белем бирү программасын гамәлгә ашыру нәтиҗәләре турында фикер алыштылар.

1 млрд сумлык инвестицияләр һәм Татарстан җитештерүчеләре продукциясен сатуның заманча каналын үстерү: OZON һәм Татарстан Республикасы интернет-сәүдәне үстерүдә хезмәттәшлек турында килешүгә кул куйды.

"Ваклап сату базарлары эшчәнлеге мәсьәләләре буенча Административ хокук бозулар турында Россия Федерациясе кодексына үзгәрешләр кертү турында" һәм "Россия Федерациясенең аерым закон актларына үзгәрешләр кертү һәм ваклап сату базарлары эшчәнлеге мәсьәләләре буенча закон актларының үз көчләрен югалтуын тану турында" федераль закон проектлары буенча ачык консультацияләр башланды.

Бүген Санкт-Петербургта Петербург халыкара икътисадый форумы (ПМЭФ-2019) старт алды, ул 8 июньгә кадәр дәвам итәчәк.

Бүген Казанда «Казан Экспо» Халыкара күргәзмәләр үзәгендә Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Татарстаннан сайланган Федерация Советы әгъзалары һәм РФ ФҖ Дәүләт Думасы депутатлары, республиканың профильле министрлыклары һәм ведомстволары вәкилләре белән очрашты. Чарада Татарстан Республикасы икътисад министры урынбасары Айрат Шәмсиев катнашты.

10 июньгә кадәр (кертеп) «Эшкуар әни» федераль белем бирү проектында катнашу өчен гаризалар кабул ителә. Анда декрет ялындагы, балигъ булмаган балалары булган яки мәшгульлек хезмәтендә исәптә торучы хатын-кызлар катнаша ала.

Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгында Россия Федерациясе Федераль Җыенының Федерация Советы әгъзасы Олег Морозов җитәкчелегендәге 16нчы эш төркеме утырышы узды.


5
июнь, 2019 ел
чәршәмбе

Петербург халыкара икътисадый форумының старт көнендә  Россиядә кече һәм урта эшкуарлык потенциалын үстерүгә, бизнес вәкилләре һәм дәүләт хакимияте органнары арасында диалогны киңәйтүгә, кече һәм урта бизнеска инфраструктур, финанс һәм институциональ ярдәм күрсәтүнең нәтиҗәлелеген арттыруга юнәлдерелгән V Россия кече һәм урта эшкуарлык форумы эшли башлады.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International