Еллык әйләнеше 205 млрд. сум тәшкил иткән 28 меңнән артык кече һәм урта эшкуарлык субъекты - Чаллы эшкуарлары бизнесны үстерү мәсьәләләре турында фикер алышты.
2019 елның 3 июнендә Чаллы шәһәре һәм «ИННОКАМ» районнары Эшкуарлары съезды узды. Бизнес һәм хакимият вәкилләре эшкуарлыкны үстерү турында фикер алышты һәм «Автокаланы яшь эшкуары-2019» конкурсында катнашучыларны бүләкләде.
Съездда Чаллы шәһәре мэры Наил Мәһдиев, РФ Дәүләт Думасы депутаты Әлфия Когогина, Татарстан Республикасы икътисад министры Фәрит Габделганиев, Чаллы шәһәре һәм «ИННОКАМ» районнары предприятиеләре, финанс оешмалары җитәкчеләре, эшкуарларның иҗтимагый берләшмәләре, социаль юнәлешле коммерциясез оешма вәкилләре катнашты.
Чаллы шәһәре мэры Наил Мәһдиев билгеләп үткәнчә, шәһәрдә эшкуарлыкны үстерүдә бизнеска дәүләт финанс ярдәме күрсәтүнең мөмкин булган барлык чараларын кулланалар. Икътисад министрлыгы программалары аеруча популяр. Әйтик, соңгы өч елда 237 компания 757 млн сумлык финанс ярдәме алган. Шәһәр икътисадына 16 млрд. сум инвестиция салынган, 3,5 меңгә якын яңа эш урыны булдырылган.
Эшкуарлыкны үстерү бу өлкәдә үткәрелә торган дәүләт сәясәтенә турыдан-туры бәйле. Кече һәм урта эшкуарлыкка ярдәм итү һәм аны үстерү, көндәшлекле мохит формалаштыру һәм кече һәм урта эшкуарлыкка инвестицияләр җәлеп итү мәсьәләләре белән Икътисад министрлыгы шөгыльләнә.
«Бүген Чаллының бизнес үсеше күрсәткечләре бик яхшы, әмма алга таба үсеш өчен потенциал да бар. Якын арада без яңа ярдәм инструментларын кертергә исәп тотабыз. Шуларның берсе - Татарстанда җитештерелә торган продукцияне базарга чыгару белән идарә итү системасы. Озакламый ул үзебезнең тауар җитештерүчеләр үсешен стимуллаштыруда көчле ярдәм булачак, бу шәһәр икътисадында да, гомумән республика икътисадында да уңай чагылыш табачак», - дип билгеләп үтте Татарстан Республикасы икътисад министры Фәрит Габделганиев.
Бүген Чаллыда 28 меңнән артык кече һәм урта эшкуарлык субъекты эшли. Бу тулаем территориаль продуктның өчтән берен җитештерә торган 87 меңнән артык кеше, дигән сүз.
Чарада билгеләп үтелгәнчә, узган ел кече һәм урта предприятиеләрнең әйләнеше 28,0%ка арткан һәм 205 млрд сум тәшкил иткән. Бу - шәһәрнең барлык предприятиеләре һәм оешмалары әйләнешенең 25 %тан артыграгы. 2018 ел нәтиҗәләре буенча эшкәртү производствосы өлеше дә 20%тан 24%ка кадәр арта. Шулай ук ел саен шәһәр бюджетына салым кертемнәре өлеше дә үсә. 2018 ел нәтиҗәләре буенча ул 34,0% тәшкил иткән.
Кече һәм урта эшкуарлык субъектлары, АСИҮТ резидентлары саны да күбәя, шәһәр предприятиеләре яңа инвестиция проектларын актив гамәлгә ашыра. Чаллыда 12 сәнәгать паркы һәм мәйданчыгы үз эшчәнлеген алып бара. Узган ел нәтиҗәләре буенча резидентларның саны 5%ка арткан һәм 324 оешма тәшкил иткән. Хезмәткәрләр саны - 29%ка, предприятиеләр әйләнеше һәм салым түләүләре 13%ка арткан.
Чара кысаларында шулай ук санлы технологияләр, дәүләт заказларында катнашу, экспорт, хезмәт җитештерүчәнлеген арттыру, бизнеска ярдәм программалары буенча түгәрәк өстәлләр узды.
Съезд ахырында ел саен уздырыла торган «Автокаланың яшь эшкуары-2019" шәһәр конкурсында җиңүчеләр бүләкләнде.
«Уңышлы старт» номинациясендә «Экологик материаллардан балалар уен җиһазларын ясау һәм сату» проекты белән Мурзабаева Рузилә җиңде;
«Ел ачышы» номинациясендә «Ангар» футбол комплексы» проекты белән Негорюев Юрий җиңүче булды;
«Социаль эшкуарлык» номинациясендә - «Норбеков системасы буенча сәламәтләндерү курслары» проекты белән Балтачев Даниил;
«Инновацион бизнес» номинациясендә «Янгын куркынычсызлыгы өлкәсендә җайланмалар эшләү һәм җитештерү» проекты белән - Зарипов Даян, ул конкурсның иң югары бүләгенә - «Автокаланың яшь эшкуары – 2019» исеменә лаек булды.