Бүген сәнәгать паркларына матбугат туры узды

2019 елның 30 мае, пәнҗешәмбе

«Сәнәгать парклары - безнең икътисадның перспективалы «үсеш нокталары» ул. Россиянең барлык сәнәгать паркларының 10% - Татарстанда, республикада бөтен ил резидентларының 30% тан артыгы теркәлгән, – дип сөйләде бүген журналистларга «Сокуры» һәм «Теләче» сәнәгать паркларына матбугат туры барышында Татарстан икътисад министры Фәрит Габделганиев. – Без сәнәгать мәйданчыклары һәм парклары санын 100гә кадәр җиткерергә планлаштырабыз. Бүген сәнәгать парклары идарәче компанияләре һәм резидентлары өчен дәүләт ярдәме чаралары гамәлдә. Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы сәнәгать парклары инфраструктурасын үстерүгә федераль һәм республика инвестицияләрен җәлеп итүгә булышлык күрсәтә».

Бүгенге көндә Татарстанда 85 инфраструктура объекты эшли, шул исәптән 71 сәнәгать мәйданчыгы һәм 14 сәнәгать паркы. Аларда 26 меңнән артык эш урыны булдырылган (2017 елда – 24,4 мең, үсеш – 9%). 2018 ел нәтиҗәләре буенча җитештерелгән продукция күләме 12,4%ка арткан һәм 143 млрд сумнан артык тәшкил иткән. Инфраструктураның эре объектлары арасында - «Алабуга» һәм «Иннополис» ике махсус икътисадый зона, «Химград» технополисы, «Мастер» Кама индустриаль паркы, «Казан» Агросәнәгать паркы.

Сәнәгать мәйданчыклары резидентлары өчен ярдәм чаралары эшләнгән. Шуларның иң мөһиме - кредитлар буенча процент ставкасын субсидияләү. Аның уникальлеге шунда ки, Россия кредит оешмаларында җәлеп ителгән кредитлар буенча процентларны түләүгә бәйле барлык чыгымнар да каплана. Шул ук вакытта кредит килешүенең 2017 елның 1 гыйнварыннан да иртәрәк төзелмәве шарт, ә кредит буенча процент Россия Үзәк банкы исәпләп чыгарган уртача процент ставкасыннан артмаска тиеш.

Субсидияләрне Татарстан Икътисад министрлыгында аккредитацияләнгән идарәче компанияләр һәм сәнәгать мәйданчыклары резидентлары алырга мөмкин. Кредитлар мәйданчыкның инженерлык инфраструктурасын төзүгә, реконструкцияләүгә һәм җиһазлар сатып алуга юнәлдерелергә мөмкин. Бер алучыга субсидиянең чик күләме елына 5 млн сум тәшкил итә.

Моннан тыш, муниципаль районнарның башкарма комитетлары карары нигезендә, сәнәгать мәйданчыклары резидентлары өчен җир салымы һәм аренда түләве киметелергә (бетерелергә) мөмкин.

2019 елда Татарстан Республикасы «Кече һәм урта эшкуарлык субъектлары акселерациясе» федераль проекты кысаларында өч сәнәгать паркын төзү һәм үстерүгә – «Теләче» сәнәгать паркының беренче чиратының икенче этабына, «Химград» индустриаль паркының өченче этабына һәм «Саба» индустриаль паркының беренче чиратын төзүгә 543 млн сум алачак. Финанслауның 2020 елда да дәвам итәчәген исәпкә алып, «Теләче»дә һәм «Саба»да төзелеш эшләрен - 2020 елның I кварталында, «Химград»та 2021 елның беренче кварталында төгәлләү ниятләнә.

2018-2019 елларда шулай ук республиканың өч муниципаль районында «Арча», «Буа», «Урыссу» сәнәгать паркларын төзүгә республика бюджетыннан 409,7 млн сум бүлеп бирелгән. Буа һәм Ютазы районнары өчен бу беренче инфраструктура объектлары булачак, ә муниципаль дәрәҗәдәге өч сәнәгать мәйданчыгы булдырылган Арча районында беренче эре сәнәгать паркы барлыкка киләчәк.

Шул рәвешчә, «Буа» территориясендә тәүлегенә 10 тоннага кадәр әзер продукция эшләп чыгара торган балык-эшкәртү производствосы белән  резидент - «Фиш» ҖЧҖ урнашачак. Комплекс Ауропа Берлеге директиваларын һәм таләпләрен исәпкә алып проектлана, бу Ауропа базарына чыгуны шактый җиңеләйтәчәк. Комплекс республика халкын балык продукциясе белән тәэмин итеп кенә калмыйча, районда йөздән артык эш урыны булдырачак.

2025 елга яңа сәнәгать мәйданчыклары территориясендә: «Буа», «Арча», «Урыссу» һәм «Саба»да – 1 меңнән артык эш урыны булдырылачак, шәхси инвестицияләрнең гомуми күләме 2 млрд сумнан артып китәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International