Яндекс.Маркет Татарстанда урнашачак

2019 елның 31 мае, җомга

Компаниянең мондый карары Татарстан җитештерүчеләре продукциясен сатуның яңа каналларын үстерүне тәэмин итәчәк һәм республикада кече һәм урта эшкуарлыкны үстерүгә ярдәм итәчәк.

Яндекс.Маркет компаниясенең озакка сузылган сөйләшүләр нәтиҗәсендә кабул ителгән карары 31 майда Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, «Яндекс.Маркет» генераль директоры Максим Гришаков һәм Татарстан Республикасы икътисад министры Фәрит Габделганиев очрашуында яңгырады.

Татарстан Республикасына сәфәре барышында «Яндекс.Маркет» компаниясе җитәкчелеге «Яшел Үзән» сәнәгать мәйданчыгында, «Q-Park Kazan» логистика комплексында һәм Иннополиста булды, анда эре инвестиция проектын гамәлгә ашыруның  барлык мөмкинлекләре белән танышты.

«Бүген Татарстанда онлайн сату күләме 10 млрд сумнан артып китә һәм бу сан тотрыклы рәвештә үсә, бу безнең Яндекс.Маркет белән партнерлык мөнәсәбәтләренең әһәмиятен ассызыклый. Безнең хезмәттәшлектә республиканың кече һәм урта эшкарлыгын үстерү, беренче чиратта, җирле тауар җитештерүчеләр өчен зур потенциал бар. Бу заманча яңа сату каналлары, һәм без аларны үстерүгә аерым игътибар итәчәкбез», - дип билгеләп үтте Татарстан Республикасы икътисад министры Фәрит Габделганиев.

Искәртеп үтәбез, элегәрәк Татарстан Республикасында үз логистика паркларын төзү турында карарны Х5 Retail Group өчен Ромекс компаниясе һәм OZON  кабул иткән иде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International