Терлекчелек фермаларын үстерүгә 445,67 млн.сум һәм аларны булдырудан икътисадый файда. Татарстан Республикасы икътисад министры Фәрит Габделганиев Балтач районында булды.
Балтач районында бүген 230 артык кече һәм урта предприятие эшли. Территориаль продуктта КУЭ өлеше 43 процент тәшкил итә - бу республика районнары арасында иң яхшы күрсәткечләрнең берсе.
Районда терлекчелек актив үсә.
Аерым алганда, соңгы берничә елда районның ике авыл хуҗалыгы предприятиесен үстерүгә Икътисад министрлыгы ярдәме белән ведомство карамагындагы оешма - Татарстан Республикасы Гарантия фонды аша 445,67 млн.сум күләмендә заем финанславы җәлеп ителгән. Заем акчалары эре сөт-терлекчелек комплексларын - «Смәил» АХП» һәм «Кызыл Юл» - булдыруга юнәлдерелгән.
«Авыл хуҗалыгы безнең икътисад үсешендә стратегик юнәлешләрнең берсе булды һәм шулай булып кала бирә, шуңа күрә без эшкуарлыкның бу юнәлешен булдыру һәм киңәйтү белән кызыксынган эшкуарларга ярдәм итү өчен бөтен көчебезне куябыз. Безнең фермер хуҗалыклары җитештерү күрсәткечләрен саклап калу өчен генә түгел, ә бәлки арттыру өчен дә барлык кирәкле нәрсәләр белән тәэмин ителергә тиеш», - дип билгеләп үтте икътисад министры Фәрит Габделганиев.
2200 гектар участокта «Смәил» АХП» 2700 баштан күбрәк терлек асрый. 1100 башка исәпләнгән сөт терлекчелек фермасын төзү һәм җиһазлар сатып алу өчен 108 млн.сум заем акчасы бүлеп бирелгән. Хәзерге вакытта комплекс сафка бастырылган инде.
«Ферма төзелешен без 2015 елда үз акчаларыбызга башладык, әмма алар проектны планлаштырылган вакытта тәмамлау өчен җитәрлек түгел иде. Россельхозбанкта кредит алырга булдык. Залогны тәэмин итү өчен Икътисад министрлыгына ярдәм сорап мөрәҗәгать иттек, ул гозеребезгә бик тиз җавап бирде. Кирәкле документларны рәсмиләштерү мәсьәләләрен хәл итүгә ике атнадан азрак вакыт китте. Поручительлек ярдәмендә без ташламалы кредит алдык, төзелешне тәмамладык һәм хәзер көнгә 8 мең литр урынына 17 мең литрдан артык сөт алабыз», - дип билгеләп үтте «Смәил» АХП» директоры Илһам Шакиров.
1000 баш мөгезле эре терлеккә исәпләнгән, саву-сөт блогы булган сөт-тауар фермасы «Кызыл Юл» предприятиесендә дә барлыкка киләчәк. Икътисад министрлыгы ягыннан дәүләт ярдәме белән предприятие 449,85 млн сумлык эре инвестиция проектын гамәлгә ашыра, шуларның 337,67 млн.сумы - Гарантия фонды һәм «КУЭ корпорациясе» АҖ поручительлегенә җәлеп ителгән заем акчалары.
«Кызыл Юл» - безгә, Гарантия фондына ярдәм сорап мөрәҗәгать иткән эре авыл хуҗалыгы предприятиеләренең берсе. Бирелгән кредит суммасы 337,67 млн сум тәшкил итә. Авыл хуҗалыгы предприятиеләренең кече төрләре өчен безнең аерым «Авылда эшкуарлык» программасы бар. Бүгенге көндә 2019 елда программа буенча гомуми 25,4 млн.сумлык 14 поручительлек бирдек, җәлеп ителгән кредитлар суммасы - 90,3 млн.сум» - дип билгеләп үтте «Татарстан Республикасы Гарантия фонды» КО директоры Тимур Тимергалиев.
Искәртеп үтәбез, элегрәк «Кече һәм урта эшкуарлык» илкүләм проекты кысаларында Татарстан Республикасына өстәмә 678 млн сум бүлеп бирелгән иде. Акчалар «Фермерларга ярдәм системасын булдыру һәм авыл кооперациясен үстерү» төбәк проекты буенча финанслауга юнәлдереләчәк. Әлеге сумманы исәпкә алып, 2019-2021 елларга авыл эшкуарларына ярдәмнең гомуми суммасы 1,097 млрд сумнан артып китә. Аның 418,8 млн.сумын республика 2019 елда ук алачак, 2020 елга - 327 млн.сумнан артык һәм 2021 елга 351 млн.сум акча салынган.