Икътисад министрлыгы, ИННОКАМ, Камаз һәм Haier Russia КУЭга ярдәм итүдә көчләрен берләштерә

2019 елның 3 июне, дүшәмбе

Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы һәм «ИННОКАМ» ассоциациясе «Хайер Индастри Рус» һәм «Камаз» ГАҖ компанияләре белән кече һәм урта эшкуарлыкка ярдәм турында өч яклы килешү төзеде.

2019 елның 3 июнендә Чаллы шәһәре һәм «Иннокам» районнары Эшкуарлары съезды кысаларында Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы һәм «Кама инновацияле территориаль-җитештерү кластеры» коммерциясез партнерлыгы» ассоциациясе белән «Хайер Индастри Рус» компаниясе һәм «Камаз» ГАҖ арасында хезмәттәшлек турында ике килешү имзаланды. КУЭ үсешенә комплекслы ярдәм турындагы документларга икътисад министры Фәрит Габделганиев, «ИННОКАМ» ассоциациясе президенты Рафинат Яруллин, Haier Russia индустриаль паркы генераль директоры Сунь Чжэньхуа һәм «Камаз» ГАҖ генераль директоры урынбасары Рөстәм Шәмсетдинов кул куйды.

Яклар Татарстан Республикасы эшкуарларына финанс, мөлкәти, мәгълүмати һәм маркетинг ярдәме күрсәтүдә хезмәттәшлек итү шартларын беркетте. Килешүләрнең төп максаты кече һәм урта бизнес вәкилләренең тауарлар, эшләр һәм хезмәтләр сатып алуга җәлеп ителү дәрәҗәсен арттыру булачак.

«Кече һәм урта бизнеска барлык сатып алу каналларына, шул исәптән эре предприятиеләр өстенлек иткәннәренә чыгуда ярдәм итәргә кирәк. Бу сайлап алу мөмкинлеген, гадел көндәшлекне тәэмин итә, бизнесны үстерү өчен яңа мөмкинлекләр бирә», - дип билгеләп үтте Татарстан Республикасы икътисад министры һәм «ИННОКАМ» ассоциациясе коллегиясе рәисе Фәрит Габделганиев.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Все материалы сайта доступны по лицензии:
Creative Commons Attribution 4.0 International