Лицензиатның дистанцион мәктәбе металл ватыгын радиация контролендә тоту мәсьәләләре турында сөйли

2019 елның 5 июне, чәршәмбе

Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы сайтының «Лицензиатның дистанцион мәктәбе» бүлегендә яңа дәрес урнаштырылды. Ул кара һәм төсле металл ватыгын әзерләү, саклау, эшкәртү һәм сату белән шөгыльләнүче эшкуарларга исәпләнгән.

Металл ватыгын радиация контролендә тоту темасы лом әзерләүче предприятиеләр үтенече белән күтәрелде һәм 2019 елда лицензион контрольнең хокук куллану тәҗрибәсе нәтиҗәләре буенча гавами тыңлауларда каралды. Онлайн-дәрестә металл ватыгын әзерләгәндә һәм сатканда радиация куркынычсызлыгын тәэмин итүгә гигиена таләпләре һәм радиация контролен үткәрү үзенчәлекләре карала.

Шул ук бүлектә металл ватыгын әзерләү өлкәсеннән башка материалларны да өйрәнергә була.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International