Татарстан гражданлык җәмгыятен үстерүгә 78,7 млн сумлык грантлар алды

2019 елның 5 июне, чәршәмбе

Гражданлык җәмгыятен үстерүгә Россия Федерациясе Президенты грантларын бирү буенча 2019 елда беренче конкурс нәтиҗәләре билгеле булды. Татарстаннан конкурста гомуми ярдәм суммасы 78,7 млн сум булган 41 проект җиңде. Җиңү яулаган проектларның яртысыннан артыгы Казаннан.

Җиңүчеләр дип мәдәният һәм сәнгать, сәламәтлек саклау һәм сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау, гражданнарга социаль ярдәм күрсәтү һәм яклау өлкәсендәге проектлар, шулай ук тарихи хәтерне саклауга (фән, мәгариф, мәгърифәт һәм гражданлык җәмгыяте институтларын үстерүгә ярдәм итүгә) юнәлдерелгән проектлар танылды.

Тулаем алганда, Россиядә 1 644 хөкүмәтнеке булмаган коммерциясез оешма җиңүче дип танылды, алар 13 юнәлеш буенча проектларны гамәлгә ашыруга 3,3 млрд сум тирәсе акча алачак.

2019 елда РФ Президенты грантын алу өчен гаризаны тагын ике тапкыр - 10-31 июльдә һәм 14 октябрьдән 25 ноябрьгә кадәр тапшырырга мөмкин булачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International