Интеллектуаль милек белән идарә итү буенча Татарстан тәҗрибәсе Бөек Новгородта тәкъдим ителде

2019 елның 31 мае, җомга

Икътисад министры урынбасары Индира Киреева кичә Ярослав Мудрый исемендәге Новгород дәүләт университеты мәйданчыгында ачылган Технологияләр һәм инновацияләргә ярдәм үзәкләре съездында интеллектуаль милек белән идарә итү өлкәсендә Татарстан тәҗрибәсен тәкъдим итте.

Съезд Бөтендөнья интеллектуаль милек оешмасы белән берлектә Интеллектуаль милек буенча федераль хезмәт тарафыннан оештырылган.

Ике көн дәвамында съездда төбәкләрдә уйлап табу, иҗади һәм эшкуарлык активлыгын стимуллаштыру мәсьәләләре, шулай ук территорияләрнең инновацион потенциалын формалаштыруда Технологияләр һәм инновацияләргә ярдәм үзәкләре кейслары, мондый үзәкләр белән бизнес-бергәлек арасындагы хезмәттәшлек форматлары, төбәктә брендлаштыруның гамәли аспектлары, мәгариф трендлары һәм яңа технологияләр турында фикер алышалар.

Съездның беренче көнендә Интеллектуаль милек буенча федераль хезмәт җитәкчесе Григорий Ивлиев, Новгород өлкәсе губернаторы Андрей Никитин, Россия Икътисадый үсеш министрлыгының Стратегик үсеш һәм инновацияләр департаменты директоры Артем Шадрин, Бөтендөнья интеллектуаль милек оешмасының технологияләр һәм инновацияләр үсеше бүлеге директоры Андрю Чайковски һ. б.лар доклад белән чыгыш ясады.

Интеллектуаль милек буенча федераль хезмәт җитәкчесе Григорий Ивлиев Татарстан Республикасының интеллектуаль милек өлкәсендәге системалы эшен бәяләде, төбәкнең закон чыгару инициативаларында һәм Технологияләр һәм инновацияләргә ярдәм үзәкләренең нәтиҗәле челтәрен булдыруда актив катнашуын билгеләп үтте.

Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, республика Технологияләр һәм инновацияләргә ярдәм үзәкләре челтәре 22 оешманы үз эченә ала. Әлеге күрсәткеч буенча Татарстан Республикасы Россия төбәкләре арасында алдынгы позицияне саклап калды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International