Татарстан Республикасының дәүләт хезмәткәрләре өчен профсоюз тарафыннан оештырылган турслет барлык табигать сөючеләрне, сәламәт яшәү рәвешен һәм актив ял яратучыларны җыйды. Чарада 23 команда катнашты. Слет программасына спорт ориентлашуы һәм спорт-туристлык маршруты буенча ярышлар кертелде.
Эмиль Хисмәтов, Алсу Хәбибулина, Эльвира Мөхәммәтшина һәм Айгөл Мөхәммәтшина составындагы Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы командасы команда спорт-туристлык маршрутында икенче урынны алды. Команда вәкилләре тиз арада палатка куюда, төеннәр бәйләү һәм топографик билгеләрне белү, скалодром, катамаранда кичү, сазлык аша колгаларда узу, бау этапларын, велосипедта фигуралы йөрүдә ярышты һәм команда катнашучысын Леонардо күпере аша чыгарды.
Слет профсоюзның узган йөз еллыгына һәм ТАССР оешуның алда булачак йөз еллыгына багышлана.