ЯҢАЛЫКЛАР


23
апрель, 2020 ел
пәнҗешәмбе

Республика территориясендә гамәлгә ашырыла торган федераль чаралар белән беррәттән, Татарстан Икътисад министрлыгы тарафыннан элек федераль һәм республика чаралары белән тәэмин ителмәгән һәм аеруча зыян күргән тармаклар исемлегенә кермәгән КУЭ субъектлары өчен ташламалы ярдәм механизмнары эшләнде. Ярдәм, беренче чиратта, икътисадның реаль секторында эшли торган эшкуарларга кагыла һәм 27 нче апрельдән гамәлгә ашырыла башлаячак.

Кичә Алексей Песошин республиканың дәүләт милкендә булган күчемсез мөлкәтне арендалау килешүләре буенча аренда түләвен кичектереп тору шартлары турында Министрлар Кабинеты карарына кул куйган. Документ ТР хокукый мәгълүматының рәсми порталында урнаштырылган. Документ белән монда танышырга мөмкин.

Республика маркетинг үзәге эшен активлаштыруны аерым контрольгә алырга кирәк. Бу хакта республика икътисадын тотрыклы үстерү планын гамәлгә ашыру буенча район башлыклары белән уздырылган киңәшмәдә ТР икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов хәбәр итте. Чара шәһәр округлары һәм муниципаль районнар катнашында видеоконференция режимында узды. Буа, Чүпрәле һәм Лаеш районнары эшче төркемгә үз докладларын тәкъдим итте. Кайбер азык-төлек товарларына бәяләрнең нигезсез артуы фикер алышуның тагын бер кискен темасына әверелде.


22
апрель, 2020 ел
чәршәмбе

Татарстан эшкуарлары өчен хезмәткәрләргә эш хакы түләүгә нуль процент ставкалы кредит рәсмиләштерү мөмкинлеге барлыкка килде. Мондый ярдәм чарасы Россиянең 14 банкы белән процентсыз кредит бирүне финанслау турындагы килешүгә РФ Икътисадый үсеш министрлыгы тарафыннан кул кую аркасында барлыкка килгән. Аерым алганда, программага Ак Барс Банк кушылган, тагын берничә республика банкы гаризалар җибәргән.

20 нче апрельдә ТР Икътисад министрлыгы, МОНОГОРОДА.РФ фонды һәм Татарстанның җиде монотерриториясе арасында онлайн-очрашу узды. Шәһәр башлыклары белән бизнес өчен ярдәм итү чаралары, шулай ук яңа коронавирус инфекциясе таралуга каршы көрәш өчен продукция җитештерү өлешендә предприятиеләрнең һәм моношәһәрләрнең партнерлык мөмкинлекләре турында фикер алыштылар.

23 нче апрельдә «Маркетплейс: кризис вакытында ничек акча эшләргә?» дигән темага онлайн-дәрес узачак. Чараның спикерлары булып «Wildberries» компаниясенә нигез салучы һәм аның генераль директоры Татьяна Бакальчук һәм «Wildberries» электрон коммерцияле экспертиза үзәгенең онлайн-проектлары җитәкчесе Дмитрий Лазарев чыгыш ясаячак. Вебинар Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы тарафыннан республика эшкуарлары өчен эшләтеп җибәрелгән түләүсез «Фабрика PRO: Антикризис» курс кысаларында узачак.


21
апрель, 2020 ел
сишәмбе

Кризиска каршы актуаль Россия һәм чит ил практикаларын һәм чишелешләрен туплау, эшкуарлар һәм экспертлар арасында сораштырулар үткәрү, шулай ук «бизнес халәтенең картасы»н онлайн-демонстрацияләү өчен, COVID-19 пандемиясе чорында Стратегик инициативалар агентлыгы (СИА) тарафыннан махсус «Смарт.Антикризис» оештырылган.

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов кече һәм урта бизнес вәкилләре белән традицион очрашу уздырды. Онлайн-очрашуда икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов катнашты.

2020 елның 21-24 сентябрь көннәрендә Татарстан Республикасы башкаласы булган Казан шәһәрендә Интеллектуаль транспорт системалары (ИТС) буенча беренче үзәк-көнчыгыш конгрессы виртуаль режимда узачак, әлеге чараны уздыру хокукына республика заявкалар бирү кампаниясе нәтиҗәсендә лаек булган иде.

«Левитта» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте Республика клиник хастаханәсенә 3D-принтерда бастырылган 500 битлек китерәчәк.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International