2020 елның 21-24 сентябрь көннәрендә Татарстан Республикасы башкаласы булган Казан шәһәрендә Интеллектуаль транспорт системалары (ИТС) буенча беренче үзәк-көнчыгыш конгрессы виртуаль режимда узачак, әлеге чараны уздыру хокукына республика заявкалар бирү кампаниясе нәтиҗәсендә лаек булган иде.
Конгрессны оештыручы – ERTICO ITS Europe* ассоциациясе. Конгрессны оештыруда ярдәм итүчеләр – Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы министрлыклары һәм ведомстволары.
Бу вакыйга ERTICO ассоциациясе тарихында Россиядә, БДБ илләрендә, Урта Көнчыгыш, Европа һәм Азия илләрендә ИТС үсешенә юнәлдерелгән яңа һәм масштаблы чара. Россия Федерациясе территориясендә мондый дәрәҗәдәге һәм әһәмиятле тармак вакыйгасы әле беренче тапкыр узачак.
Конгресс фәлсәфәсе – транспорт хәрәкәтен тотрыклы үстерү максатында ИТС дөнья җәмәгатьчелеген берләштерү. Конгрессның төп идеясе – инновацияләр җәлеп итеп, «акыллы киләчәк» булдырабыз.
Казандагы Конгресс куркынычсыз, нәтиҗәле, экологик куркынычсыз һәм уңайлы мобильлек тәэмин итү максатында ИТС өлкәсендәге чишелешләрне күрсәтү өчен дөнья платформасы буларак хезмәт итәчәк.
Конгрессның төп тематик юнәлешләре: транспорт хәрәкәте белән идарә итү, җәмәгать транспорты, транспорт хәрәкәтен оештыру өлкәсендәге законнар, зур мәгълүматлар, тикшеренүләр һәм эшләнмәләр, инновацияләр, пилотсыз очкычлар, иярченнәр, ИТС һәм әйләнә-тирәлек, мобиль кушымталар, ИТС өлкәсендә кадрлар әзерләү.
Конгресс форматы бай эшлекле программа, күргәзмә, техник визитлар, демонстрацияләр, нетворкингны күздә тота.
ИТС буенча беренче үзәк-көнчыгыш конгресс – саннарда:
- чит илләрдән һәм Россиядән 1500 делегат;
- 200 экспонент;
- 5000 кв.м. күргәзмәләр;
- 3000 кунак-профессионал;
- дөнья һәм Россия буенча 100 ММЧ вәкиле.
Конгрессның уникальлеге шунда ки, барлык чараларны да виртуаль режимда уздыру планлаштырыла.