Татарстанда дәүләт милкен арендага бирү буенча түләүләр кичектерелә

2020 елның 23 апреле, пәнҗешәмбе

Кичә Алексей Песошин республиканың дәүләт милкендә булган күчемсез мөлкәтне арендалау килешүләре буенча аренда түләвен кичектереп тору шартлары турында Министрлар Кабинеты карарына кул куйган. Документ ТР хокукый мәгълүматының рәсми порталында урнаштырылган. Документ белән монда танышырга мөмкин.

Карар нигезендә түләүне кичектереп тору шартлары Татарстанда коронавирус пандемиясе белән бәйле рәвештә үз-үзеңне изоляцияләү режимын керткәнче төзелгән аренда килешүләренә карата кулланыла.

Кичектереп түләү мөмкинлеге коронавирус пандемиясеннән зыян күргән тармакларда, дәүләт күчемсез милеген арендалауга карата эшчәнлек алып баручы субъектларга, Татарстан территориясендә үз-үзеңне изоляцияләү режимы кертелгән көннән башлап 2020 елның 1 нче октябренә кадәр срок белән бирелә. Үз чиратында, аренда түләүләре буенча бурычларны түләү 2021 елның 1 нче гыйнварыннан да иртәрәк булмаган, ләкин 2023 елның 1 нче гыйнварыннан да соңга калмаган чорда гамәлгә ашырылырга тиеш.

Түләүне этаплап, айга бер тапкырдан артмаган ешлык белән түләргә мөмкин, түләүләрнең күләме килешүдә билгеләнгән аренда суммасының яртысыннан артмаска тиеш. Документ нигезендә кичектереп түләү мөмкинлеген биргән өчен аренда буенча өстәмә түләүләр, штрафлар һәм процентлар исәпләү рөхсәт ителми.

Хөрмәт белән,

ТР Икътисад министрлыгының матбугат хезмәте

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International