20 нче апрельдә ТР Икътисад министрлыгы, МОНОГОРОДА.РФ фонды һәм Татарстанның җиде монотерриториясе арасында онлайн-очрашу узды. Шәһәр башлыклары белән бизнес өчен ярдәм итү чаралары, шулай ук яңа коронавирус инфекциясе таралуга каршы көрәш өчен продукция җитештерү өлешендә предприятиеләрнең һәм моношәһәрләрнең партнерлык мөмкинлекләре турында фикер алыштылар.
COVID-19 пандемиясенә бәйле катлаулы социаль-икътисадый вәзгыятькә карамастан, Татарстан Республикасы инвестицияләр җәлеп итүгә, яңа эш урыннары булдыруга, кече һәм урта предприятиеләргә ярдәм итүгә һәм, ахыр чиктә, моношәһәрләр икътисадын диверсификацияләүгә юнәлдерелгән инвестпроектларны гамәлгә ашыруны дәвам итә. Бүгенге көндә җитештерү куәтләрен һәм эш урыннарын саклап калу өчен күп кенә предприятиеләр үз эшчәнлекләрен инфекция таралуга каршы көрәш өчен саклану чаралары әзерләүгә юнәлтә.
Әйтик, Яр Чаллыдагы «Камаз» үз мәйданнарында шәхси саклану комплектының тулы комплектын җитештерә башлаган, 6000нән артык саклагыч костюм әзерләнгән инде. Предприятие шәһәр клиникаларына костюмнар китереп тора. Түбән Камада «Айрон Индастри компания» алгарышлы социаль-икътисадый үсеш территориясе резиденты тарафыннан аена 5 млн данә күләмендә бер тапкыр кулланыла торган саклагыч битлекләр җитештерелә башлаган.
Россия моношәһәрләре саклану чараларын җитештерү өлешендә бер-берсенә ярдәм кулын сузарга әзер. Шулай итеп, киңәшмә кысаларында республика шәһәрләре башлыклары Фондның Россиядә кытлык күзәтелгән моношәһәрләрне үзләренең яклау продукциясе белән тәэмин итү тәкъдименә игътибар итте. Хәзерге вакытта Фонд, шәхси саклану чараларына кытлык кичерүче территорияләрнең башлыкларына җибәрү өчен, коронавируска каршы көрәш өчен продукция җитештерүче моношәһәрләрнең предприятиеләре исемлеген төзи. Әлеге исемлеккә Татарстан моношәһәрләренең тәкъдимнәре дә керәчәк.