Казан эшкуарлары Республика клиник хастаханәсе табибларына теләктәшлек белдерде

2020 елның 21 апреле, сишәмбе

«Левитта» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте Республика клиник хастаханәсенә 3D-принтерда бастырылган 500 битлек китерәчәк.

Бүген Казан эшкуарлары хәйрия акциясе уздырды. Алар Республика клиник хастаханәсе өчен 3D-принтерда бастырылган күп тапкыр кулланыла торган медицина битлекләрен тапшырды.

Компания директоры Артур Мамаев билгеләп үткәнчә, хәзерге вакытта 2,5 мең битлек эшләнгән инде. Республика клиник хастаханәсе 500 битлек һәм 50 мең фильтр кайтартылачак.

Эшкуар сүзләренә караганда, битлекләр биологик рәвештә таркала торган һәм экологик чиста материал – шикәр камышыннан һәм кукуруздан ясалган полилактидтан эшләнә. Фильтрлар да бер кулланыла торган битлекләрдә һәм медицина учреждениеләрендә кулланыла торган шундый ук материаллардан ясалган.

Элегрәк компания левитацияләнә торган әйберләр җитештерү белән шөгыльләнгән – реклама конструкцияләре эшләгән. Әмма яңа коронавирус инфекциясе пандемиясе вакытында «Левитта» Татарстан хастаханәләрендәге табиблар һәм персонал өчен 3D-принтерда битлек бастырырга һәм фильтрлар ясарга карар кылган.

18 нче апрельдә эшкуарлар Алабуга үзәк район хастаханәсенә дә шундый ук ярдәм күрсәткән. Алар күп тапкыр кулланыла торган 150 битлек һәм алмаштырыла торган 45000 фильтр тапшырган.

Хәйрия акцияләре, оештыручылар билгеләп үткәнчә, дәвам итәчәк. Эшкуарлар Казан һәм Татарстан Республикасының барлык табибларын үзләре җитештергән битлекләр белән тәэмин итәргә планлаштыра.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International