«Смартека» платформасында Татарстан бизнесына ярдәм итү чаралары тәкъдим ителә

2020 елның 21 апреле, сишәмбе

Кризиска каршы актуаль Россия һәм чит ил практикаларын һәм чишелешләрен туплау, эшкуарлар һәм экспертлар арасында сораштырулар үткәрү, шулай ук «бизнес халәтенең картасы»н онлайн-демонстрацияләү өчен, COVID-19 пандемиясе чорында Стратегик инициативалар агентлыгы (СИА) тарафыннан махсус «Смарт.Антикризис» оештырылган.

Бүлектә ярдәм итүнең локаль инструментлары, проблемаларны хәл итү ысуллары һәм илдә бизнес торышы турында җыелма мәгълүмат тупланган. Татарстан Республикасында гамәлгә ашырыла торган бизнеска ярдәм итү чаралары аерым бүлекчәдә күрсәтелгән.

 База даими рәвештә тулыландырылып торачак, шул исәптән СИАның «Смарт.Эволюция» дигән россиякүләм конкурсы финалистлары тәҗрибәләре хисабына да. Төбәк командалары халыкның төрле катламнары өчен күрсәтелә торган ярдәм чараларын тасвирлап, платформага үзләре дә чишелешләр тапшыра яки Смартекада урнаштырылганнарын тулыландыра ала.

«Бизнес халәтенең картасы» чат-бот мәгълүматлары һәм эшкуарларны сораштыру нәтиҗәләре буенча яңартыла. Җыелма мәгълүматлар интерактив картада һәм диаграммаларда күрсәтелә. Сораштыруда Россиянең төрле төбәкләреннән 2 меңгә якын эшкуар катнашкан инде.

Җыелган мәгълүматлар нигезендә СИА коронавирус пандемиясе шартларында бизнеска һәм халыкның социаль якланмаган катламнарына ярдәм итү буенча тәкъдимнәр формалаштыра, аннары аларны хакимиятнең вәкаләтле органнарына карау өчен тапшыра.​

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International