Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов кече һәм урта бизнес вәкилләре белән традицион очрашу уздырды. Онлайн-очрашуда икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов катнашты.
X5 Retail Group вәкилләре хәзерге вәзгыятьтә, ТР Министрлар Кабинеты карарлары үз көченә кергәннән соң 1-2 көн эчендә эшкуарларны штрафка тартмау үтенече белән мөрәҗәгать итте. Президент белдергәнчә, бүгенге көн дәвамында карарда бу өлештә барлык кирәкле өстәмәләр булдырылачак. «Мондый норманы һичшиксез булдырырбыз», - диде Рөстәм Миңнеханов.
Castorama җитәкчелеге электр энергиясен фактик куллану буенча, ягъни счетчиклар күрсәткечләре буенча түләү мөмкинлеге турында үтенде. Рөстәм Миңнеханов «Татэнергосбыт» АҖ җитәкчелегенә мондый мөмкинлекне карарга кушты.
«Мондый катлаулы вәзгыять чорында иң зур зыян күргән компанияләр счетчик буенча түләсә, объектив булачак. Гомумән алганда, мондый ярдәм формасына мохтаҗ тармакларны билгеләргә кирәк», - дип билгеләп үтте Президент.
«Татэнергосбыт» АҖ кулланучылар белән шундый түләү формасын эшләячәк. (Хәзер 70 % – аванс һәм нибары 30%ы гына – фактта кулланган өчен)
«Квинтэс-Групп» ҖЧҖ компаниясе башлыгы дәүләт һәм муниципаль милекне арендага бирүне кичектереп тору рәвешендәге ярдәм чаралары турында сорады. Республика Президенты хәбәр иткәнчә, бу мәсьәлә хәзер карала. Якын арада карар кабул ителәчәк.
«Бу атнада авыру очракларының артуы билгеләнде, шуңа күрә әлегә чикләүләрне бетерә алмыйбыз. Киләсе атнаны көтәбез, вирус ни рәвешле таралыр, барысы да шуңа бәйле булачак», - диде Президент. «Безнең штаб хәзер кече һәм урта бизнес секторына ярдәм итү буенча берничә чара эшли, якын көннәрдә алар турында һичшиксез җиткерербез. Иң мөһиме – үзегезне, якыннарыгызны һәм коллективларыгызны саклагыз», - дип тәмамлады Рөстәм Миңнеханов.
Исегезгә төшерәбез, бүген Татарстанда:
- 17 меңнән артык ваклап сату предприятиесе;
- 5 меңгә якын җәмәгать туклануы предприятиесе;
- 6 меңгә якын көнкүреш хезмәте күрсәтү предприятиесе;
- 27 ваклап сату базары теркәлгән.