Мидхәт Шаһиәхмәтов: Бүген Республика маркетинг үзәге мәйданчыгында эшләү зарурлыгы күп тапкырлар арта

2020 елның 23 апреле, пәнҗешәмбе

Республика маркетинг үзәге эшен активлаштыруны аерым контрольгә алырга кирәк. Бу хакта республика икътисадын тотрыклы үстерү планын гамәлгә ашыру буенча район башлыклары белән уздырылган киңәшмәдә ТР икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов хәбәр итте. Чара шәһәр округлары һәм муниципаль районнар катнашында видеоконференция режимында узды. Буа, Чүпрәле һәм Лаеш районнары эшче төркемгә үз докладларын тәкъдим итте. Кайбер азык-төлек товарларына бәяләрнең нигезсез артуы фикер алышуның тагын бер кискен темасына әверелде.

Шимбә киңәшмәсендә Республика Президенты эшче төркем әгъзаларына азык-төлек һәм медикаментларга бәяләрнең нигезсез артуын төгәл күзәтеп тору йөкләмәсен бирде. Шуңа бәйле рәвештә, муниципалитетлар үз нотыкларында товарларга булган бәяләргә генә түгел, ә бәяләр үсешенә йогынты ясаучы факторларны анализлауга, ахыр чиктә, бәяләрне формалаштыруга да, шулай ук оператив чаралар күрүгә дә җентекләп тукталды.

Шулай итеп, Буа районында, сәүдә өлкәсендә кече бизнес арасында бәяләр арттыру предметына уздырылган сораштыру нигезендә ачыкланганча, бәяләр артуына зур тәэминатчы тарафыннан 5% артыграк дәрәҗәдә сәүдә өстәмәләренең арттыруы сәбәпче икән. Лаеш районында, үз чиратында, аның территориясендә эре азык-төлек ритейлерларының логистика хаблары урнашканга күрә, бәяләр үсеше теркәлмәгән.

Республика маркетинг үзәге эше турында аның җитәкчесе, ТР Дәүләт заказы агентлыгы генераль директоры Яков Геллер сөйләде. «Республиканың дистәләгән предприятиесе инде бүгеннән элегрәк Татарстаннан читтә сатып алына торган продукция һәм чималга алмаш тапты. Бу хәл компанияләр тарафыннан Республика маркетинг үзәгенең сатып алу модуленә заказлар урнаштыру нәтиҗәсендә мөмкин булды», - дип билгеләп үтте ул.

Хәзер Үзәк платформасында республика районнарыннан 457 заказчы-предприятие һәм сатып алучы теркәлгән. Үзәк ресурсларында табыш алган сатучыларның күбесе, эре шәһәрләрне исәпкә алмаганда, Әгерҗе, Кукмара һәм Актаныш районнары вәкилләре. 2020 елның тулы булмаган 4 аенда республиканың 1062 тәэминатчысы, Үзәкнең сатып алу модуле аша тәэмин ителеш нәтиҗәсендә якынча 7 млрд сум акча эшләгән.

Коронавирус китереп чыгарган кризис шартларында, Татарстан җитештерүчеләренең һәм тәэмин итүчеләрнең үзара хезмәттәшлеген активлаштыру максатында, Икътисад министрлыгы хезмәткәрләре, республиканың Дәүләт заказы агентлыгы белән берлектә, Маркетинг үзәгенең сатып алу модулендә эш оештыру темасына вебинарлар үткәрә. Вебинарлар һәр пәнҗешәмбе 15:30 сәгатьтә уза. Катнашу өчен сылтама буенча теркәлергә кирәк.

Иртәгә Нурлат, Сарман һәм Тәтеш районнары чыгыш ясаячак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International