Татарстан эшкуарлары хезмәткәрләргә эш хакы түләү өчен процентсыз кредитлар алачак

2020 елның 22 апреле, чәршәмбе

Татарстан эшкуарлары өчен хезмәткәрләргә эш хакы түләүгә нуль процент ставкалы кредит рәсмиләштерү мөмкинлеге барлыкка килде. Мондый ярдәм чарасы Россиянең 14 банкы белән процентсыз кредит бирүне финанслау турындагы килешүгә РФ Икътисадый үсеш министрлыгы тарафыннан кул кую аркасында барлыкка килгән. Аерым алганда, программага Ак Барс Банк кушылган, тагын берничә республика банкы гаризалар җибәргән.

Бүгенге көндә үзләре белән килешү имзаланган банклар арасында – Сбербанк, ВТБ, Промсвязьбанк, Ак Барс Банк, Альфа-банк, Кузнецкий, Саровбизнесбанк, РНКБ, МСП, Челябвестбанк, Открытие, Акцепт банкы, ВладбизнесБанк, Томскпромстройбанк. Программада катнашу өчен гаризалар кабул итү дәвам итә.

Әйтик, узган атнада республикада РФ Хөкүмәте һәм РФ Үзәк банкы белән берлектә 100% субсидияләү программасын эшләүдә катнашучы һәм сынау кредит оешмалары сыйфатында катнашучы Сбербанк һәм ВТБ банклары тарафыннан Татарстанның 48 предприятиесе өчен гомуми суммасы 104 млн сумлык 0% займ гаризалары хупланган. Әлеге акчалар эш урыннарын саклауга һәм хезмәт хакын түләүгә юнәлдереләчәк, бу кече һәм урта эшкуарлык секторында эш белән тәэмин итүгә ярдәм итәчәк.

«Икътисад министрлыгы һәм аңа караган структуралар хупланган кредитлар буенча абсолют саннарны гына түгел, ә эшкуарлардан кергән һәм канәгатьләндерелгән гаризалар нисбәтен дә игътибар белән анализлаячак. Әгәр бер банк үз клиентларына, башкаларга караганда, кимрәк дәрәҗәдә лояль булса, сәбәпләрне аерым ачыкларбыз һәм һәр банк белән эш алып барачакбыз», – дип билгеләп үтте икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов.

Эш хакы түләүгә процентсыз кредит алу өчен коронавирус тармаклары пандемиясеннән аеруча зыян күргән кече һәм урта эшкуарлык предприятиеләренең яңартылган исемлеге белән биредә танышырга мөмкин. Үз чиратында, кредит буенча процентлар федераль бюджеттан түләнәчәк, шул ук вакытта заемчы өчен алар нульгә тигез булачак. Кредит 6 айдан артыграк вакытка озайтылган очракта, алтынчы айдан соң ставканы субсидияләү туктатыла, калган чорга ул ташламалы булып кала һәм 4% тәшкил итәчәк.

Кредит күләме түбәндәгечә исәпләнә: төбәктә 1 минималь хезмәт хакы күләме (Татарстан өчен бу күрсәткеч: 12 130 сум + социаль кертемнәр) * хезмәткәрләр саны * 6 ай.

Яңа коронавирус йогышы таралу шартларында республика эшкуарлары өчен үтемле кредит чаралары буенча консультация алу өчен Татарстан Икътисад министрлыгы тарафыннан оештырылган Бердәм кредит үзәгенә +7 (903) 061-40-18 телефоны буенча мөрәҗәгать итәргә мөмкин

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International