ЯҢАЛЫКЛАР


13
ноябрь, 2020 ел
җомга

«Яңа вакыт өчен көчле идеяләр» форумының пленар утырышы кысаларында ил җитәкчелегенә Татарстан Республикасының «Сыналган бизнес» проекты тәкъдим ителде, ул Россиянең барлык субъектларыннан килгән икътисад, социаль һәм технологик өлкәләрне үстерү өчен 15 меңгә якын идеядән торган иң яхшы тәҗрибә сыйфатында сайланган.

Моношәһәрләрне үстерү фонды һәм Стратегик инициативалар агентлыгы моношәһәрләрдә социаль-икътисадый хәлне яхшырту һәм тотрыклыландыру буенча уртак эш башлап җибәрәчәк. Бу хакта килешүгә «Яңа вакыт өчен көчле идеяләр» форумы барышында РФ Икътисадый үсеш министры урынбасары, Моношәһәрләрне үстерү фонды генераль директоры Ирина Макиева һәм Стратегик инициативалар агентлыгы генераль директоры Светлана Чупшева кул куйды. 

Казанда илкүләм проектлар турында мәгълүмат җиткерү һзм аларны гамәлгә ашыруда ярдәм күрсәтү мәсьәләләре буенча «Бердәм Россия» БСП Татарстан төбәк бүлеге Төбәк сәяси советы президиумы комиссиясенең ТР муниципаль берәмлекләрендәге комиссияләр белән уртак утырышы булды.

Ил субъектларында «Кече һәм урта эшкуарлык һәм шәхси эшкуарлык инициативасына ярдәм» илкүләм проекты (алга таба – илкүләм проект) нигезендә каралган структуралы укыту системасын оештыру максатларында, 2021 елдан башлап, РФ Икътисадый үсеш министрлыгы кече һәм урта эшкуарлык субъектлары һәм эшкуарлык эшчәнлеген башларга теләгән гражданнар өчен укыту программалары исемлеген актуальләштерү буенча чаралар планлаштырылган.


12
ноябрь, 2020 ел
пәнҗешәмбе

Бүгенге көндә Татарстанда үзмәшгуль сыйфатында 94 меңнән артык гражданин теркәлгән. Мондый статусны алырга ниятләгән кешеләр өчен ТР Икътисад министрлыгы ярдәме белән «Үзмәшгульләр старты» дигән түләүсез белем бирү программасы эшли башлады. Файдалы белем һәм практик күнекмәләрдән тыш, программада катнашучылар үз эшләрен ачуга 50 мең сум күләмендә стипендия дә алачак.

ТР Икътисад министрлыгында ресторан бизнесына ярдәм итү тематикасына багышланган онлайн-киңәшмә узды. Киңәшмә ТР Премьер-министры урынбасары – ТР икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов рәислегендә узды. Чарада индустрия һәм Министрлыкка караган структуралардан тыш, Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтенең Татарстан Республикасы идарәсе, бизнес-омбудсмен, Татарстан Республикасы Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы, Сәүдә-сәнәгать палатасы һәм Федераль салым хезмәтенең Татарстан Республикасы идарәсе катнашты.


11
ноябрь, 2020 ел
чәршәмбе

Бизнеска ярдәм итү буенча кайнар линия телефонына көн саен 50гә якын мөрәҗәгать алына.

Бүген Казанда «Алабуга» СҖТ МИЗ Күзәтчелек советы утырышы узды. Чара Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов рәислегендә Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында узды. Утырышта ТР Премьер-министры урынбасары – икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов катнашты.

11 ноябрьдә Икътисадчылар көне билгеләп үтелә. Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов һөнәри бәйрәмнәре белән котлады.

Хөрмәтле икътисадчылар!

Сезне һөнәри бәйрәмегез – Икътисадчылар көне белән чын күңелдән тәбрик итәм!


10
ноябрь, 2020 ел
сишәмбе

6,8 млрд. сум – ТР Икътисад министрлыгына караган ТР Гарантия фонды поручительлеге өчен Татарстан эшкуарлары 2020 ел башыннан бирле шундый суммага кредит акчасы җәлеп иткән.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International