«Алабуга» МИЗда өч яңа производство эшли башлаячак

2020 елның 11 ноябре, чәршәмбе

Бүген Казанда «Алабуга» СҖТ МИЗ Күзәтчелек советы утырышы узды. Чара Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов рәислегендә Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында узды. Утырышта ТР Премьер-министры урынбасары – икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов катнашты.

Чара кысаларында өч инвестиция проекты каралды.

«Аурус» ҖЧҖ AURUS брендының броньлы һәм броньлаштырылмаган автомобильләрен җитештерә башларга планлаштыра. Проект «Синергия 4.1» индустриаль-технологик паркы территориясендә 17 мең квадрат метр мәйданлы җыю производствосын, шулай ук «Форд» индустриаль партнеры тарафыннан күрсәтелә торган хезмәт исәбенә эретеп ябыштыру һәм буяу производствосын оештыруны күздә тота. Эшчәнлекне башлап җибәрү 2021 елның 1 кварталына планлаштырылган. Елына 542 автомобиль чыгару планлаштырыла. Шәхси инвестицияләр күләме 6,6 млрд. сум тәшкил итәчәк. 2024 елга 132 эш урыны булдырылачак.

«Континент Производственные Решения» ҖЧҖ компаниясенең инвестиция проекты Midea Group Кытай компаниясе технологияләрен кулланып суыту-туңдыру җиһазлары җитештерүне күздә тота. Гомуми мәйданы 24 мең квадрат метр булган яңа эшчәнлек урыны «Синергия 4.2» индустриаль-технологик паркында урнашачак. Аны эшләтә башлау 2021 елның 2 кварталына планлаштырылган. Җитештерүнең планлаштырылган күләме – елына 350 мең берәмлек. Шәхси инвестицияләр күләме 1 млрд. сум тәшкил итәчәк. Әлеге проектны гамәлгә ашыру нәтиҗәсендә 276 яңа эш урыны булдырылачак.

Өченче проектны инде эшләп килүче «СТ Алабуга» ҖЧҖ резиденты тормышка ашырырга планлаштыра. Компаниянең яңа проекты «Синергия 4.1» индустриаль паркы территориясендә 5031,6 квадрат метр мәйданлы изотермик фургоннар өчен су сибү панельләре җитештерүне оештыруны күздә тота. Эшчәнлекне башлап җибәрү 2021 елның 2 кварталына планлаштырылган. «Алабуга» махсус икътисадый зонасы территориясендә пассажир микроавтобусларын, йөк транспортын һәм махсус транспортны җитештерүнең планлаштырылган күләме 2022 елга елына 4500 автомобиль тәшкил итәчәк. Әлеге проектны гамәлгә ашыру өчен 247 млн. сум шәхси инвестиция юнәлдереләчәк. 144 яңа эш урыны булдырылыр дип көтелә.

«Алабуга» СҖТ МИЗ Күзәтчелек советы утырышы нәтиҗәләре буенча барлык өч инвестиция проекты да хупланды.

Бүгенге көндә «Алабуга» МИЗда 33 эшләп килүче производство урнашкан, 7 меңнән артык эш урыны булдырылган. Шәхси инвестицияләр күләме 140 млрд. сум тәшкил итә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International