Татарстан бизнесы ТР Гарантия фонды ярдәме белән миллиардлаган сум кредит алган

2020 елның 10 ноябре, сишәмбе

6,8 млрд. сум – ТР Икътисад министрлыгына караган ТР Гарантия фонды поручительлеге өчен Татарстан эшкуарлары 2020 ел башыннан бирле шундый суммага кредит акчасы җәлеп иткән.

 2020 елның агымдагы чорында Татарстанның Гарантия фонды тарафыннан 1,4 млрд. сумлык 277 поручительлек бирелгән, бу республика эшкуарларына 6,8 млрд. сумлык заем финанславын алырга мөмкинлек биргән. Исегезгә төшерәбез, Татарстан Республикасы Гарантия фонды йөкләмәләре шулай ук КУЭ ярдәм итү буенча республика чаралары пакетына кертелгән.

Кече һәм урта бизнес заем белән финанслауны әйләнештәге акчаны тулыландыру, югары технологияле җиһазлар сатып алу һәм кыр эшләрен башкару өчен җәлеп иткән. Авыл хуҗалыгы җитештерүчеләренә генә дә Фонд 315,3 млн. сумга якын поручительство биргән.

Тармаклар буенча караганда, иң күп йөкләмәләр Татарстан эшкуарларына хезмәт һәм сәүдә өлкәсеннән – 161, авыл хуҗалыгы – 45, җитештерү буенча 59 поручительлек бирелгән.

Шулай ук эшкуар республиканың Гарантия фонды базасында оештырылган банкка, оптималь кредит продуктын сайлап алуда һәм җәлеп итүдә ярдәм күрсәтү, документларның тулы пакетын формалаштыру һәм банкка гариза бирү өчен Бердәм кредит бирү үзәгенә мөрәҗәгать итә ала. Үзәк хезмәтләреннән бушлай файдаланырга була.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International