11 ноябрьдә Икътисадчылар көне билгеләп үтелә. Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов һөнәри бәйрәмнәре белән котлады.
Хөрмәтле икътисадчылар!
Сезне һөнәри бәйрәмегез – Икътисадчылар көне белән чын күңелдән тәбрик итәм!
Уңышлы һәм балансланган икътисад – төбәкнең үсеш нигезе, республикада яшәүчеләр өчен иминлек нигезе. Сезнең башкарган эш Татарстанның икътисадый потенциалын ныгытуда, мөһим бурычларга ирешүдә һәм уңайлы тормыш тәэмин итүдә мөһим роль уйный.
Сезгә көндәлек хезмәтегез өчен чын күңелдән рәхмәт белдерәм һәм һөнәри эшчәнлегегездә яңа казанышлар, барлык идеяләрегезне тормышка ашыруда уңышлар, тормыш энергиясе һәм ныклы сәламәтлек телим!
Эш тәҗрибәсе, тирән белемнәрегез һәм һөнәри осталыгыгыз барлык планнарыгызның уңышлы тормышка ашуына ярдәм итсен!