Моношәһәрләрне үстерү фонды һәм СИА моношәһәрләрдә инвестклиматны яхшырту буенча бергәләп эшләячәк

2020 елның 13 ноябре, җомга

Моношәһәрләрне үстерү фонды һәм Стратегик инициативалар агентлыгы моношәһәрләрдә социаль-икътисадый хәлне яхшырту һәм тотрыклыландыру буенча уртак эш башлап җибәрәчәк. Бу хакта килешүгә «Яңа вакыт өчен көчле идеяләр» форумы барышында РФ Икътисадый үсеш министры урынбасары, Моношәһәрләрне үстерү фонды генераль директоры Ирина Макиева һәм Стратегик инициативалар агентлыгы генераль директоры Светлана Чупшева кул куйды. 

Килешү кысаларында моношәһәрләрдә инвестиция климатын яхшырту буенча оешмаларның иҗтимагый әһәмиятле проектларга ярдәм итү һәм яңа инвестиция проектларын гамәлгә ашыру өчен финанс җәлеп итү хисабына үзара хезмәттәшлеге каралган. Моннан тыш, төбәкләрдә СИА һәм МОНОГОРОДА.РФ амбассадорлары барлыкка киләчәк, алар моношәһәрләрдән бизнес өчен мөмкин булган преференцияләрне трансляцияләячәк.

«Без агентлык белән инде берничә ел актив хезмәттәшлек итәбез. Безнең эшне тагын да масштаблырак итәргә вакыт җитте. Хәзер төбәкләрдә эшкуарларга моношәһәрләрдә ярдәмнең уңайлы чаралары, шәһәр икътисадын үстерүдә катнашу мөмкинлекләре турында сөйлиячәк амбассадорлар барлыкка киләчәк. Бу безнең практикада беренче тапкыр! Алда бик зур эш көтә, ышанам ки, ул якты нәтиҗәләр китерәчәк», - диде Ирина Макиева.

«Инвестиция климатын яхшырту – һәрвакыт комплекслы якын килү. Бу процесста мәнфәгатьле барлык яклар катнашырга тиеш: бизнес һәм хакимият кенә түгел, ә ахыр чиктә үзгәрешләрнең ахыргы «кулланучылары» булган халык үзе. Администрацияләрнең һәм төрле иҗтимагый төркемнәрнең гамәлләрен берләштерү буенча СИА компетенцияләре һәм тәҗрибәсе инвесторлар өчен кызыклы проектларны үстерергә мөмкинлек бирәчәк», - дип хәбәр итте Светлана Чупшева.

МОНОГОРОДА.РФ һәм СИА шулай ук шәһәрлеләрнең һәм моношәһәрләрнең уңайлы шәһәр тирәлеген формалаштыру чараларына җәлеп ителү дәрәҗәсен дә бергәләп күтәрәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International