РФ Икътисадый үсеш министрлыгы эшкуарлар өчен укыту программалары исемлеген актуальләштерә

2020 елның 13 ноябре, җомга

Ил субъектларында «Кече һәм урта эшкуарлык һәм шәхси эшкуарлык инициативасына ярдәм» илкүләм проекты (алга таба – илкүләм проект) нигезендә каралган структуралы укыту системасын оештыру максатларында, 2021 елдан башлап, РФ Икътисадый үсеш министрлыгы кече һәм урта эшкуарлык субъектлары һәм эшкуарлык эшчәнлеген башларга теләгән гражданнар өчен укыту программалары исемлеген актуальләштерү буенча чаралар планлаштырылган.

Укыту программалары, шул исәптән, яңа программалар сайлап алу һәм элегрәк сайлап алынган программалар турында белешмәләрне ачыклау, шулай ук 2019-2020 елларда аларны гамәлгә ашыру нәтиҗәлелегенә экспертиза ясау «Синергия» университеты»н (алга таба – университет) җәлеп итеп гамәлгә ашырылачак.

2021 елдан башлап, илкүләм проект кысаларында гамәлгә ашыру өчен Россия Федерациясе субъектларына тәкъдим ителгән укыту программалары исемлегенә кертү өчен, белем бирү хезмәтләрен тәэмин итүчеләргә moi.biz.obr@mail.ru электрон адресы буенча университет адресына белем бирү программасына мониторинг һәм экспертиза үткәрү өчен, кушымта итеп бирелә торган doc һәм pdf форматларындагы форма буенча исемлеккә кертү өчен, вәкаләтле зат имзасы белән һәм оешма мөһере белән (булган очракта) 2020 елның 27 ноябренә кадәр гариза юлларга кирәк.

Игътибар итегез, гаризалар яңа укыту программаларына да, 2019 елда сайлап алу узган программаларга карата да бирелә. 2019 елда сайлап алуны узган укыту программаларына карата гаризалар булмаганда, әлеге программалар 2021 елдан башлап тәкъдим ителгән укыту программаларының актуальләштерелгән исемлегенә кертү мөмкинлеге булмаячак.

Заявка тутыру мәсьәләләре буенча тулырак мәгълүматны университет хезмәткәре – Неверова Олеся Ивановнадан 8 (495) 800-10-01, өст. 3429 телефоны буенча яисә югарыда әйтеп узган электрон почта адресы буенча алырга мөмкин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International