Икътисад министры Татарстан рестораторлары белән очрашу үткәрде

2020 елның 12 ноябре, пәнҗешәмбе

ТР Икътисад министрлыгында ресторан бизнесына ярдәм итү тематикасына багышланган онлайн-киңәшмә узды. Киңәшмә ТР Премьер-министры урынбасары – ТР икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов рәислегендә узды. Чарада индустрия һәм Министрлыкка караган структуралардан тыш, Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтенең Татарстан Республикасы идарәсе, бизнес-омбудсмен, Татарстан Республикасы Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы, Сәүдә-сәнәгать палатасы һәм Федераль салым хезмәтенең Татарстан Республикасы идарәсе катнашты.

Киңәшмә тармакка ярдәм итү буенча үз вакытлы һәм нәтиҗәле чишелешләр эшләүгә юнәлдерелгән иде. Аерым алганда, сүз вакытлы керемгә бердәм салымны гамәлдән чыгару һәм бизнесның башка салым режимнарына күчүе турында барды. Татарстанда юридик затлар салым салуның гомуми яки гадиләштерелгән системасын (УСН), шәхси эшкуарлар, үз чиратында, югарыда күрсәтелгән режимнардан тыш, салым салуның патент системасын (ПСН), шулай ук «Һөнәри керемгә салым» (НПД) сайлый ала, тик шәхси эшкуарның ялланган хезмәткәрләре булмаган очракта гына.

Икътисаң министры билгеләп узганча, агымдагы елда республикада, бөтен илдәге кебек үк, юридик затларның һәм шәхси эшкуарларның вакытлы керемгә бердәм салымнан башка махсус салым режимнарына «салмак кына күчүен» оештыру буенча актив эш алып барыла. Әлеге мәсьәләне хәл итүдә төп бурыч – мондый күчешнең тискәре нәтиҗәләрен минимальләштерү, эшкуарларга алар өчен оптималь салым салу системасын сайлауда ярдәм итү.

Сүз шулай ук җәмәгать туклануы йортлары эшенең интервалын арттыру турында да барды. Исегезгә төшерәбез, Роспотребнадзор күрсәтмәләре буенча, Татарстан Республикасында эпидемиологик хәл начараюга юл куймау максатларында, барлар һәм рестораннар эшенә 23:00 сәгатьтән 6:00 сәгатькә кадәр чикләүләр гамәлдә. Тармак вәкилләре тыю вакытын бер сәгатькә – 24:00 сәгатьтән 6:00 сәгатькә кадәр кыскарту тәкъдиме белән чыктылар, бу хәл төн уртасына кадәр әлеге оешмаларның төп керемен тәэмин итә торган барлар өчен уңай икътисадый нәтиҗә бирәчәк. Республика буенча Роспотребнадзор идарәсендә, күрше төбәкләр тәҗрибәсенә һәм республикадагы эпидемиологик хәлгә таянып, мондый мөмкинлекне карарга вәгъдә иттеләр.

Татарстан рестораторлары КУЭ субъектларын тикшерү өчен мораторийны 2021 ел ахырына кадәр озайту тәкъдиме белән дә чыктылар. Мидхәт Шаһиәхмәтов ассызыклаганча, әлеге мәсьәлә федераль хакимият органнары контролендә. РФ Президенты тарафыннан эшкуарларга салым һәм иминият кертемнәрен түләү буенча үзләренең элеккеге хәлен объектив торгыза алу мөмкинлегенә ия булмаган, зыян күргән тармаклардагы компанияләр, барыннан бигрәк, җәмәгать туклануы өлкәсе өчен 3 айга кичектерү турындагы карар кебек тиешле чишелеш турында җиткерелде.

Бизнестан дезинфекцияләүче һәм саклау чаралары сатып алуга профилактика чаралары үткәрүгә субсидияләр алу турында да рәсми мөрәҗәгать алынды. Эшкуарлар ике ай дәвамында илдә гамәлдә булган федераль программаны бәяләгән һәм әлеге программа республиканың 9,5 мең предприятиесе өчен эш активлыгын нормальләштерү вакытында профилактик чаралар үткәрү өчен кирәкле акчаларны янга калдырырга ярдәм иткән.

Гомумән алганда, рестораторлар тармак өчен тискәре нәтиҗәләр алып килгән чикләү чаралары вакытында федераль һәм республика хакимияте органнары тарафыннан күрсәтелгән ярдәмнең күләмен һәм үз вакытында булуын билгеләп үтте. Сүз әзер ризыклар китертү сервислары өчен түләүгә субсидияләр, микрозаймнар һәм мәшгульлек, гамәлдәге займнар буенча процент ставкасын субсидияләүгә юнәлдерелгән кредитлар бирү турында барды. Икътисад министры эшкуарлар тарафыннан таләп ителгән кайбер ярдәм программаларын озынайту мөмкинлеген дә чикләми. Мәсәлән, хәзер үк җәмәгать туклануы өлкәсе бизнесының илтеп җиткерү хезмәтен оештыру платформасыннан файдалану мөмкинлеге бар, ул барлык каналларны да ахыргы исәп системасы белән интеграцияләргә һәм бердәм тәрәзәдә эшләргә мөмкинлек бирә.

OpenHub республика платформасы – клиентлар белән эшләүдә китертү хезмәте коммуникациясенең омникаль системасы. Чара барышында эшкуарлар өчен платформа презентацияләнде. Система рестораторларга, моның өчен кирәкле барлык инфраструктураны – сайтларны, кушымталарны, ботларны һәм социаль челтәрләрне исәпкә алып, 1 атна эчендә җиткерү хезмәтен башлап җибәрергә ярдәм итәчәк. Моннан тыш, система гамәлдәге хезмәтләрдән файдаланып, курьерлар эзләүдән котылырга, үтәли хисап һәм аналитиканы күрергә, маркетинг акцияләре һәм үз кунаклары өчен бонуслы программалар эшләргә дә мөмкинлек бирәчәк.

Хакимият органнары һәм бизнесның тармакка ярдәм итү өчен карарлар эшләү, шулай ук пандемиянең тискәре нәтиҗәләрен минимальләштерү буенча уртак эше киңәшмәләр кысаларында формалаштырылган тәкъдимнәрне һәм идеяләрне исәпкә алып дәвам итәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International