1 ноябрьдә халыкны эш белән тәэмин итүгә юнәлдерелгән 2% ташламалы кредит бирү программасы тәмамланды. Программа гамәлгә ашырыла башлаганнан бирле эшчәнлеге икътисадның пандемиядән зыян күрүче тармакларына караган Татарстан эшкуарлары арасында аңа ихтыяҗ зур булуын күрсәтә. Программа буенча республика банклары тарафыннан 13,6 млрд. сумлык 6 497 кредит бирелгән.
МСП Банк, КУЭ корпорациясенең бүлендек банкы үзмәшгуль эшкуарлар өчен залогсыз кредитның максималь күләмен 1 млн сумга кадәр арттыра. Кредит буенча ставка расланган һәм 3 елга кадәр срок белән 7,75% тәшкил итә. Кредитның максималь күләмен арттыру үзмәшгуль эшкуарларга сатып алына торган җиһазлар спектрын киңәйтергә һәм күрсәтелә торган хезмәтләр сыйфатын арттырырга мөмкинлек бирәчәк.
2020 елның 11-12 ноябрендә онлайн форматта «РИТМ» социаль-эшкуарлык чишелешләре форумы узачак, аның төп темасы – пандемия чорында социаль эшкуарлар тарыган яңа чакырулар һәм яңа мөмкинлекләр.
Татарстанның Икътисад министрлыгында яңа коронавирус йогышы таралу аркасында начарланган вәзгыятькә, нефтькә һәм доллар курсы үзгәреп торуга бәйле шартларда Татарстан Республикасы икътисадының тотрыклы үсешен тәэмин итү чаралары планын гамәлгә ашыру буенча эшче төркем утырышы узды.
Россиянең исәбе буенча иң зур 18 моношәһәре шәһәр икътисадын үстерү буенча ВЭБ.РФ программасына керәчәк. Экспертлар белән бергә алар финанслау өчен перспективалы, һәркайсы шәһәрлеләрнең тормыш сыйфатын яхшыртуга юнәлдереләчәк проектларны эзләү белән шөгыльләнәчәк.
5 ноябрь көнне, 15:00 сәгатьтә моношәһәрләрдән килгән эшкуарлар өчен махсус туры эфир узачак, аның кысаларында Моношәһәрләрне үстерү фонды, МСП Банк, OZON мультитовар маркетплейсы һәм бизнес өчен Развивай.РФ маркетплейсы вәкилләре пандемия вакытында эшне онлайнга күчерү турында сөйләячәк. Эфирны ВЭБ.РФ рәисе урынбасары, Моношәһәрләрне үстерү фонды генераль директоры Ирина Макиева Instagram (irina__makieva) шәхси битендә үткәрәчәк.
«Бизнес-смена» онлайн-лагереның 50 иң яхшы чыгарылыш укучысы 30 октябрьдән 2 ноябрьгә кадәр Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы ярдәмендә яшьләр өчен бушлай эшкуарлык съездына бару мөмкинлегенә ия булды.
Финанс грамоталылыгы өлкәсендә шәхси һәм иҗтимагый инициативаларга ярдәм итүгә гаризалар кабул ителә.
МОНОГОРОДА.РФ фонды, Россия франчайзинг ассоциациясе белән берлектә, моношәһәрләрдә бизнес булдыру һәм алып бару өчен ташламалы шартларда франшизалар исемлеген тәкъдим итә. Бүгенге көндә Татарстан эшкуарлары өчен барлыгы 30 шундый франшиза бар.
2017 елда эш башланганнан бирле Татарстан Республикасы Төбәк лизинг компаниясе алыш-бирешләренә гомуми бәя 2,4 млрд сумнан артып киткән. Шул ук вакытта Татарстан территориясендә теркәлгән эшкуарлык субъектлары өлешенә төзелгән лизинг контрактларының гомуми саныннан 59%ы яки 1,4 млрд.сум туры килә.