27 октябрьдән башлап, Икътисад министрлыгы «Үзмәшгульләр старты» дип аталган бушлай белем бирү программасына гаризалар кабул итә башлавы хакында игълан итте. Программа үзмәшгульлек статусы алырга теләгән гражданнар өчен юнәлдерелгән. Программада катнашу өчен республиканың барлык районнарыннан барлыгы 1000 гариза тапшырылган.
Национальныепроекты.рф интернет-порталында һәр россияле аларны тормышка ашырудан аның нинди файдала алачагын белә ала.
Россия Банкы кече һәм урта бизнес өчен өйрәтү вебинарлары сериясен башлап җибәрә.
Беренче чара 2020 елның 1 декабрендә Мәскәү вакыты белән 11:00 сәгатьтә узачак, аның кысаларында эшкуарлар фонд базары инструментлары, аерым алганда, биржада облигация займнары чыгару ярдәмендә ничек итеп финанс җәлеп итәргә кирәклеген беләчәк.
ТР Икътисад министрлыгында контроль-күзәтчелек эшчәнлеген федераль һәм төбәк дәрәҗәләрендә җайга салучы федераль законнарны гамәлгә ашыру өчен норматив-хокукый актлар проектларын әзерләү турында фикер алыштылар.
Татарстан Республикасының «Сыналган бизнес» тәҗрибәсе, бизнеска күзәтчелек органнары белән хезмәттәшлектә хаталар җибәрмәскә ярдәм итә, ул Новгород өлкәсендә тиражланган. Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы һәм Түбән Новгород өлкәсе дәүләт идарәсе министрлыгы арасында тәҗрибә уртаклашу максатларында Хезмәттәшлек турында килешү төзелгән, ул «Сыналган бизнес» интернет ресурсын Новгород өлкәсенә кертүгә юнәлдерелгән.
Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов очрашуында Татарстан эшкуарларының онлайн-базарына чыгу турында фикер алыштылар. ТР Сәүдә-сәнәгать палатасында узган чарада ТР Премьер-министры урынбасары – ТР икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов катнашты.
Татарстанның берьюлы ике шәһәре Россиянең иң яхшы 10 моношәһәре исемлегенә кергән. «СКОЛКОВО» МШУ мәйданчыгында Моношәһәрләрне үстерү фонды 2019 ел өчен рейтинг йомгакларын ясаган. Социаль-икътисадый үсешнең югары дәрәҗәсен күрсәткән иң яхшы ун шәһәр арасына Яр Чаллы белән Түбән Кама да бар.
ТР Икътисад министрлыгы агымдагы елның 3 кварталы өчен Татарстан муниципаль районнарының һәм шәһәр округларының социаль-икътисадый үсешенә йомгак ясады.
Моношәһәрләрне үстерү фонды һәм OZON компаниясе «OZON маркетплейсында ничек сата башларга?» темасына вебинарлар сериясен уздырачак. Ел ахырына кадәр барлыгы шундый 3 чара узачак, аңа Россиянең барлык моношәһәрләреннән дә эшкуарлар кушыла алачак.
Ел башыннан бирле ТР Икътисад министрлыгына караган Эшкуарлыкка ярдәм фонды тарафыннан гамәлгә ашырыла торган микрофинанс программалары буенча республика бизнесы миллиард сумнан артык суммага кредит акчалары җәлеп иткән. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, республика эшкуарлары займнарны онлайн рәсмиләштерүнең уңайлы булуын бәяләгән – кредит гаризаларының 90% өлеше ФАСТРЕК.РФ порталы аша бирелгән.