Казанда илкүләм проектларны гамәлгә ашыру турында фикер алыштылар

2020 елның 13 ноябре, җомга

Казанда илкүләм проектлар турында мәгълүмат җиткерү һзм аларны гамәлгә ашыруда ярдәм күрсәтү мәсьәләләре буенча «Бердәм Россия» БСП Татарстан төбәк бүлеге Төбәк сәяси советы президиумы комиссиясенең ТР муниципаль берәмлекләрендәге комиссияләр белән уртак утырышы булды. Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгыннан доклад белән министр урынбасары Айрат Шәмсиев чыгыш ясады.

Агымдагы елда республикада 11 илкүләм проект составына керүче 50 төбәк проекты гамәлгә ашырыла, алар кысаларында 200 күрсәткечнең максатчан күрсәткечләренә ирешергә кирәк. 2020 елда илкүләм проектларны гамәлгә ашыруга 31,6 млрд. сум юнәлдерелгән.

Илкүләм проектларны гамәлгә ашыруда 14 министрлык катнаша. Шуларның 4се – Татарстан Республикасы Урман хуҗалыгы министрлыгы, Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы, Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы, Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министрлыгы – төбәк проектларын тулы күләмдә тормышка ашырган. Бу – «Кече һәм урта эшкуарлык һәм шәхси эшкуарлык инициативасына ярдәм», «Экология», «Хезмәт җитештерүчәнлеге һәм эш белән тәэмин итүгә ярдәм» һәм «Мәгариф» илкүләм проектлары составына кергән программалар.

Үзенең чыгышында Айрат Шәмсиев илкүләм проектларны гамәлгә ашыруга халыкның игътибарын җәлеп итү кирәклеген билгеләп үтте. Республикада яшәүчеләргә илкүләм проектлар кысаларында үткәрелә торган чаралар турында мәгълүмат бирү максатында контентны җыю һәм бүлү системасы кулланыла. Икътисад министры урынбасары муниципаль берәмлекләрне, шулай ук башкарма хакимият органнарын әлеге системада республика территориясендә илкүләм проектларны яктырту буенча актив эш алып барырга чакырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International