Бизнеска ярдәм итү буенча кайнар линия телефонына көн саен 50гә якын мөрәҗәгать алына. (843)524-90-90 телефоны буенча мөрәҗәгатьләр Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы каршындагы Эшкуарлыкка ярдәм фонды белгечләре тарафыннан кабул ителә. 2020 ел башыннан бирле хезмәткәрләр телефон буенча 13 меңнән артык консультация үткәргән. Консультация ярдәме «Кече һәм урта эшкуарлык һәм шәхси эшкуарлык инициативасына ярдәм итү» илкүләм проекты кысаларында гамәлгә ашырыла.
Эшкуарлар ешрак дәүләт ярдәме чаралары буенча консультация сорап мөрәҗәгать итә икән. Пандемиягә бәйле рәвештә иң актуаль сораулар: субсидияләр алу, ташламалы микрозаймнар, гарантияләр алу, үзмәшгульлекне рәсмиләштерү, онлайн-базарга чыгу.
Моннан тыш, эшкуарлардан ФАСТТРЕК.РФ порталы аша да мөрәҗәгатьләр килә, әлеге портал уникаль республика проекты булып тора. Ул эшкуарларның ярдәм чараларыннан файдалану һәм дәүләт структуралары белән онлайн-пространствода үзара бәйләнешкә керүен гадиләштерү өчен булдырылган.
Барлык мөрәҗәгатьләр дә Эшкуарлыкка ярдәм фонды белгечләре тарафыннан эшкәртелә һәм бизнес өчен ярдәм чаралары һәм мәгълүмат материаллары формалаштырылганда исәпкә алына.