«Җитештерүчәнлек 360» V федераль форумында катнашу өчен гаризалар кабул итү дәвам итә Быел бизнес нәтиҗәлелеген арттыру тәҗрибәсе белән уртаклашу буенча төп дискуссия мәйданчыгы 20-21 июльдә Казанда Бәшир Рәмиев исемендәге «ИТ-паркта» узачак. Чарага меңгә якын Россиянең эре компанияләре хуҗалары һәм җитәкчеләре килер дип көтелә. Форумны оештыручылар – РФ Икътисади үсеш министрлыгы һәм Татарстан Республикасы Хөкүмәте ярдәме белән Компетенцияләр федераль үзәге.
Форумның беренче көненең эшлекле программасы бизнесның нәтиҗәлелеген арттыруга, Россиянең икътисади суверенитетына, илебез компанияләренә дәүләт ярдәме чараларына, социаль өлкәдә сакчыл технологияләр кертүгә һәм партнерлык проектларына багышланган биш тематик юнәлешне үз эченә ала. Икенче көнне форумда катнашучылар «Хезмәт җитештерүчәнлеге» илкүләм проекты ярдәмендә сакчыл технологияләр кертүче Татарстан Республикасының әйдәп баручы предприятиеләрендә була алачак.
«Бүген Россия базарында җитештерүне үстерүгә ихтыяҗ зур булганда, сакчыл технологияләр икътисади үсешнең мөһим факторларының, үсеш драйверларының берсе булып тора. Эшкуарлык җәмәгатьчелеге дәрәҗәсендә өзлексез яхшырту культурасын алга сөрү өчен күп эш башкарылган инде: Федераль компетенцияләр үзәге җитәкчелегендә илдә Төбәк компетенцияләр үзәкләренең киң челтәре җәелдерелгән, ул Һөнәрләрне һәм күнекмәләрне үстерү агентлыгы белән тыгыз бәйләнештә компания хезмәткәрләренең квалификациясен күтәрү өстендә эшли һәм рационализаторлар хәрәкәтен үстерә», – дип ассызыклады илкүләм проект кураторы – РФ Беренче вице-премьеры Андрей Белоусов.
Җитештерү системаларын булдыру һәм үстерү буенча 70 тән артык эксперт үз тәҗрибәләре белән чарада катнашучылар белән уртаклашачак. Форумның нәтиҗәсе булып икътисадның структур трансформациясе шартларында бизнесны үстерү өчен әзер карарлар булачак.
«Без компанияләрне өзлексез яхшырту культурасы белән таныштырабыз, сакчыл җитештерү принципларын кертәбез. Бу коралларны үзләштергәннән соң, предприятиеләр тәҗрибә уртаклашып, технологияләрне үзләре таратачаклар. Эчке ресурсларны оптимальләштерү бизнес ягыннан өстәмә инвестицияләрсез, ә эшсезлекләрне һәм югалтуларны бетерү хисабына бара», –дип билгеләп үтте Икътисади үсеш министры Максим Решетников.
«Хезмәт җитештерүчәнлеге» илкүләм проекты илдә хезмәт җитештерүчәнлегенең 5 % ка ел саен артуы өчен шартлар тудырырга тиеш. Бизнеска ярдәм итү өчен, чаралар комплексы эшләнгән, шул исәптән финанс стимуллаштыру һәм предприятиеләр эше буенча экспертларга консультацияләр бирү. РФ Президенты Владимир Путин инициативасы белән оештырылган илкүләм проектлар 2019 елда башланды.
Форумда катнашу өчен forum-360.ru рәсми сайтsylf гариза бирергә кирәк/ «Җитештерүчәнлек.рф» порталында хисап язмасы булган компанияләр һәм оешмалар вәкилләренә гадиләштерелгән теркәлү мөмкинлеге бар. Аккредитацияләнгән катнашучылар өчен чара бушлай, чыгымнар форум уздырылган урынга һәм яшәү урынына кадәр юл йөрү бәясенә генә кагыла.