«Минем бизнес» үзәге үзмәшгульләрне «Кече һәм урта эшкуарлык» илкүләм проектын гамәлгә ашыру кысаларында узачак «Уңышка ирешү өчен башлау: үзмәшгульлекнең билгеле булмаган ресурслары» вебинарында катнашырга чакыра.
Вебинар 21 июньдә, 10:00 сәгатькә планлаштырылган, һәм үз эшен ачарга һәм үзмәшгуль булырга ниятләүчеләргә файдалы булачак.
Спикер Омск өлкәсенең үзмәшгульләр төбәк берлеге рәисе Наталья Ромашова булачак. Эксперт үзмәшгульләрнең уңышлы кейслары белән уртаклашачак һәм үз эшеңне ничек җиңел башларга икәнен сөйләячәк.
Вебинарның тагын бер спикеры – сертификатлы ТРИЗ (уйлап табу мәсьәләләрен чишү теориясе) тренеры Мария Цивильтиди – үзмәшгульгә эш башлаганда чикләү факторларын ничек җиңәргә икәнен аңлатачак.
Программада:
- Үзмәшгульлек турында («һөнәри керемгә салым» салым режимын куллану үзенчәлекләре, товар билгесен теркәү, Дәүләт сатып алуларында катнашу, дәүләт ярдәме чаралары)
- Үз эшен башлаучы үзмәшгульгә эш идеяләрен формалаштыру, проблемаларны анализлау һәм аларны чишү буенча заманча методикаларны ничек файдалы итеп кулланырга.
- Уңышлы эш башлау өчен тәҗрибә инструментлары
- Экспертларның вебинарда катнашучыларның сорауларына җаваплары
Вебинарда катнашу өчен гаризаны КУЭ.РФның Цифрлы платформасында «Төбәк ярдәм чаралары» бүлегендә тапшырырга, аннан соң «Минем бизнес» үзәгенең уку чараларына язылу» хезмәтен сайларга кирәк.
Исегезгә төшерәбез: Татарстан Республикасында түләүсез белем бирү чаралары «Кече һәм урта эшкуарлык» илкүләм проекты кысаларында гамәлгә ашырыла.