Татарстан һөнәрчеләре Россиянең берьюлы өч рекордын куячак

2023 елның 7 июне, чәршәмбе

Татарстанда Россия көнендә «Минем бизнес» үзәге ярдәме белән полимер балчык осталары ярминкәсе узачак. «Кече һәм урта эшкуарлык» илкүләм проекты кысаларында гамәлгә ашырыла торган чарада Татарстан һөнәрчеләре Россиянең өч рекордын куячак. 

 Түбәндәге номинацияләр буенча рекордлар:
- «Балчык розалардан төзелгән Россиянең иң зур флагы»
- «Иң зур энҗе чәчәк бәйләме»
‑ «Иң зур күгәрчен күзе чәчәге бәйләме».

халыкара рекордлар теркәү агентлыгы INTERRECORD тарафыннан теркәләчәк. 

Полимер балчыктан ясау буенча осталар товарлары ярминкәсе 12 июньдә 10.00 сәгатьтә «Сәйдәш» мәдәният йортында узачак.

Ярминкә кунаклары бижутерия, интерьер бизәкләре, уенчыклар һәм полимер балчыктан ясалган башка әйберләр сатып ала алачак. Шулай ук ярминкә кысаларында түгәрәк өстәлләр, мастер-класслар, роза ясау буенча балалар һәм өлкәннәр чемпионаты, рекордта катнашучыларны бүләкләү тантанасы һәм концерт программасы узачак.

«Минем бизнес» үзәге үткәрә торган ярминкәгә КУЭ.РФ Цифрлы платформасында «Төбәк ярдәм чаралары» бүлегендә теркәлергә мөмкин.

Бу һәм үзмәшгульләр өчен башка чаралар турында «Минем бизнес» үзәгенең кайнар линиясе телефоны аша белергә мөмкин: 8(843)524-90-90.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International