Гражданлык җәмгыятен үстерүгә Татарстан Республикасы грантларын бирү бәйгесенә гаризалар кабул ителә башлады

2023 елның 13 июне, сишәмбе

Бәйгенең максаты: гражданлык җәмгыятен үстерүдә катнашучы социаль юнәлешле коммерцияле булмаган оешмаларга дәүләт ярдәмен тәэмин итү. Бәйгене оештыручысы: «Социаль юнәлешле коммерцияле булмаган оешмаларга ярдәм итү буенча республика ресурс үзәге» автоном коммерцияле булмаган оешмасы.

Гаризалар 2023 елның 9 июненнән 23 июленә кадәр 21 юнәлеш буенча кабул ителә. Алар арасында социаль хезмәт күрсәтү, гражданнарга социаль ярдәм һәм яклау; гаиләгә, аналарга, аталарга һәм балага ярдәм итү; тарихи хәтерне саклау; мәдәният һәм сәнгать өлкәсендәге проектларга ярдәм итү һәм башкалар бар.

Катнашучылар өчен яңа юнәлеш буенча гариза бирү мөмкинлеге бирелә: «Махсус хәрби операциядә катнашучыларның һәм өлешчә мобилизация буенча хәрби хезмәткә чакырылган гражданнар гаиләләренә ярдәм итү».

Моннан тыш, татар милли мәдәниятен үстерү һәм гореф-гадәтләрне саклау юнәлеше буенча бәйгедә Россия Федерациясенең башка субъектларыннан коммерцияле булмаган оешмалар да катнаша алачак.

Җиңүчеләрне экспертлар берләшмәсе эш йомгаклары буенча республика бәйге комиссиясе билгеләячәк. Татарстанның социаль юнәлешле коммерцияле булмаган оешмаларына бирелә торган грантларның гомуми күләме 106 миллион сумнан артык тәшкил итәчәк.

Катнашу шартлары һәм үткәрү тәртибе турында тулырак мәгълүмат белән https://грантытатарстана.рф сылтамасы аша танышырга мөмкин.

Бәйгегә гариза әзерләү мәсьәләләре буенча коммерцияле булмаган оешманың муниципальара ресурс үзәкләренә мөрәҗәгать итәргә мөмкин, алар түләүсез нигездә укыту, консалтинг һәм коммерцияле булмаган оешма эшчәнлегенә ярдәмне гамәлгә ашыралар.

Грант операторының элемтәләре: 420111, Татарстан Республикасы, Казан шәһәре, Мәскәү ур., 15 нче бина, 223 нче бүлмә, электрон адрес: rrc@nkort.ru 8 (987) 262-40-68 (Мирсаяпова Гүзәл Рафис кызы).

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International