Татарстан һөнәрчеләре 2 дөнья рекорды куйды

2023 елның 13 июне, сишәмбе

INTERRECORD Халыкара рекордлар теркәү агентлыгы полимер балчыктан ясау осталары ярминкәсе кысаларында нәтиҗәләрне теркәде. Ярминкәне Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгының «Минем бизнес» үзәге оештырды.

Россия көнендә Татарстан башкаласында ике дөнья рекорды куелды. Катнашучылар балчык розалардан илнең иң зур флагын һәм полимер балчыктан иң зур энҗе чәчәк гөлләмәсен ясадылар.

Бу казанышны INTERRECORD Халыкара агентлыгы вәкилләре теркәде.

Энҗе чәчәк бәйләмендә 180 ботак һәм 3060 чәчәк бөресе бар. Композицияне булдыруга Россия, Белоруссия, Латвия осталары үз өлешләрен кертте.

Икенче рекорд – 1300 балчык розадан бөтен дөнья осталары ясаган Россия флагы. Флагның озынлыгы – 139 см, киңлеге 90 см тәшкил итә.

Оештыручылар мәгълүматны рекордларны теркәү агентлыгына җибәргәннәр һәм, якын киләчәктә флаг Россия рекордлар китабына керәчәк.

«Минем бизнес» үзәге җитәкчесе Линара Борһанова сүзләренчә, Россия көнен һәм үзмәшгульләрнең уникаль эшләрен берләштерергә карар ителгән. Җәмәгатьчелек игътибарын җәлеп итә торган матур вакыйга килеп чыкты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International