Мидхәт Шаһиәхмәтов Татарстан алгарышлы үсеш территорияләрендә гамәлгә ашыруга гаризаларны карау буенча комиссия утырышын уздырды

2023 елның 7 июне, чәршәмбе

6 инвестицион проект «Чаллы», «Түбән Кама» һәм «Чистай» алгарышлы үсеш территорияләрендә эшчәнлекне гамәлгә ашыру турында килешүләр төзүгә гаризалар карау буенча комиссия утырышында хупланды. Чара ТР Министрлар Кабинетында Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов рәислегендә узды.

Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, каралган проектларның берсе – бөтенләй яңа һәм Чаллыда гамәлгә ашырылачак. «КАМАНЕФТЕМАШ» ҖЧҖ нефть җиһазлары ясау заводын төзиячәк. Проект 117 яңа эш урыны булдырырга мөмкинлек бирәчәк.

«Яр Чаллы» алгарышлы үсеш территориясендә гамәлгә ашырыла торган «ТЭСК» ҖЧҖ инвестицияләрне һәм капиталь кертемнәрне, шулай ук эш урыннары үсешен 44 тән 71 берәмлеккә кадәр арттыру буенча гамәлдәге килешүгә үзгәрешләр кертә. Компания асфальт-бетон катнашмалары җитештерүдә махсуслашкан.

«САЭЛЬРА» ҖЧҖ компаниясеннән «Зеленодольск» алгарышлы үсеш территориясенә «САЭЛЬРА» компаниясенең җитештерү комплексын төзү» проекты буенча элек төзелгән килешүгә үзгәрешләр кертүгә гариза килде. Проектны башлап җибәрүче капиталь инвестицияләр суммасын һәм эш урыннары санын үзгәртергә уйлый.

«Түбән Кама» алгарышлы үсеш территориясендә гамәлгә ашырыла торган «Россия өчен микрофибрадан уникаль эшләнмәләр җитештерүне төзү» проекты буенча «БИКОТЕКС» ҖЧҖ капиталь кертемнәрне һәм эш урыннарын 324 берәмлектән 665 берәмлеккә кадәр арттырырга планлаштыра.

«Чистай» алгарышлы үсеш территориясендә гамәлгә ашырыла торган «Кою-механика заводы» ҖЧҖ капиталь кертемнәрне һәм эш урыннарын 10 берәмлектән 50 берәмлеккә кадәр арттырачак. Компания кою производствосын оештыру белән шөгыльләнә.

Шулай ук «МЕТТЭМ автомобиль компонентлары» ҖЧҖ компаниясеннән «Транспорт чаралары белән идарә итү өчен цифрлы системалар компонентлары һәм интеллектуаль телематик чишелешләр җитештерүне оештыру» проекты буенча элек төзелгән килешүгә үзгәрешләр кертүгә гариза килде. Компания капиталь инвестицияләрне һәм эш урыннарын 219 дан 300 берәмлеккә кадәр арттырырга планлаштыра.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International