13 июньдә 14:00 сәгатьтә «Татарстан Республикасы Эшкуарлыкка ярдәм фонды» коммерцияле булмаган микрокредит компаниясенең Экспортка ярдәм итү үзәге кече һәм урта эшкуарлык субъектлары өчен «хатын-кызлар эшкуарлыгы. Дәүләт ярдәме чаралары» темасына онлайн-вебинар үткәрә.
Вебинар спикерлары: «ТР Эшкуарлыкка ярдәм фонды» МКК Экспортка ярдәм итү үзәге җитәкчесе Гергерт Альбина һәм «ТР Эшкуарлыкка ярдәм фонды» МКК Микрофинанслау үзәге җитәкчесе Соловьев Вячеслав. Чыгышның темасы: «Хатын-кызлар эшкуарлыгына ярдәм чаралары».
Рәиснең беренче урынбасары – Татарстан Республикасы Сәүдә-сәнәгать палатасының Эшкуарлыкны үстерү һәм аңа ярдәм итү Департаменты директоры Николаев Артур Сәүдә-сәнәгать палатасының «Гаилә эшкуарлыгы» проектын тәкъдим итә.
Россия сәүдә университетының Казан сәүдә институты (филиалы) ректоры Нәбиева Алсу хатын-кызлар эшкуарлыгы һәм булган ярдәм чаралары турында сөйләячәк.
Алтынчы чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты, «Матур 3D» ҖЧҖ директоры, «Мәрхәмәт - Милосердие» хатын-кызлар берләшмәсе әгъзасы Тимергалиева Рузилә бизнес үсеше тәҗрибәсе белән уртаклашачак.
«Добрые истории» акционерлык коммерцияле булмаган оешмасы директоры Сергеева Альбина «Хатын-кызлар социаль эшкуарлыгы» темасына чыгыш ясаячак.
Вебинарда катнашучылар практик сораулар бирә алачак.
Чарага 2023 елның 13 июненә кадәр КУЭ.РФ платформасы аша теркәлергә (хезмәтнең исеме «Сервислар» – «Төбәк ярдәм чаралары» – «Ярдәм алу» – төбәкне һәм үзегезнең бизнесны күрсәтергә – «һәркем өчен» – «Күрсәтергә» – «Экспортерлар өчен вебинарларда катнашуга язылу») мөмкин.
Теркәлү һәм катнашу турында сораулар буенча Яна Овсянниковага мөрәҗәгать итегез: +7 (843) 222-90-60 (өстәмә 272).
«Минем бизнес» үзәгенең «кайнар линия» телефонына +7 (843) 524-90-90 шалтыратып, экспортерларга ярдәм турында төгәлрәк мәгълүмат алырга мөмкин.