«Студентлар стартабы» бәйгесенең IV чираты буенча гаризалар кабул итү озайтылды

2023 елның 8 июне, пәнҗешәмбе

2023 елның 13 июненә кадәр «Студентлар стартабы» бәйгесенең IV чираты буенча гаризалар кабул итү озайтылды. Бәйгенең IV чираты май башында старт алды. 2023 елда стартап-проектны гамәлгә ашыру өчен 1 млн сум күләмендә грантларны гаризалары эксперт жюри тарафыннан иң яхшылары дип танылган барлыгы 1,5 мең студент алачак.

Бәйге «Университет технология эшкуарлыгы платформасы» федераль проекты кысаларында Россия Мәгариф һәм фән министрлыгы белән берлектә Инновацияләргә ярдәм фонды тарафыннан үткәрелә.

«Студентлар стартапы» бәйгесенә югары уку йортларының үз фәнни-техник һәм фәнни-технологик тикшеренүләре нигезендә яңа товар, эшләнмә, технология яки хезмәт эшләргә әзер булган бакалавриат, белгечлек, магистратура яки аспирантура программалары буенча укучы коммерцияләштерү потенциалына ия булган укучылары гариза бирә алалар. Югары уку йорты укучысының стартабы, һичшиксез, үз интеллектуаль кертемнәрен үз эченә алган идеягә яки башлап куелган эшкә таянырга тиеш.

Бәйгенең IV чиратыннан башлап, бәйгедә Россия югары уку йортларында белем алучы чит ил гражданнары катнаша ала. Гаризаларны сайлап алганда, башка шартлар тигез булганда, импортны алмаштыруга, приборлар төзүгә һәм медицинага юнәлдерелгән проектларга өстенлек биреләчәк.

«Студентлар стартабы» бәйгесендә катнашучыларга җиде тематик юнәлешнең теләсә кайсысын сайларга кирәк: цифрлы технологияләр, медицина һәм сәламәтлекне саклау технологияләре, химик технологияләр һәм яңа материаллар, яңа приборлар һәм интеллектуаль җитештерү технологияләре, биотехнологияләр, ресурсларны саклаучы энергетика яки иҗади индустрияләр.

Грант алган югары уку йорты укучысы юридик затны теркәргә, бизнес-план төзергә һәм стартап сайтын булдырырга тиеш булачак.

Бәйгегә гаризалар кабул итү 2023 елның 13 июнендә 23:30 сәгатьтә тәмамланачак.

Тулырак мәгълүмат бәйге битендә һәм Программа турында нигезләмәдә урнаштырылган.

Бәйгедә катнашу һәм гран алу турында сораулар буенча «Минем бизнес» үзәгендә Фондның Татарстан Республикасы буенча төбәк вәкиленә, (843)222-90-60, өст. 280, 129, 124 телефоннары буенча мөрәҗәгать итәргә мөмкин.  Исегезгә төшерәбез: яшь эшкуарларга ярдәм «Кече һәм урта эшкуарлык» илкүләм проекты кысаларында гамәлгә ашырыла.

Шулайук «Кече һәм урта эшкуарлык» илкүләм проектын гамәлгә ашыру кысаларында Татарстан Республикасының «Минем бизнес» үзәге базасында 2022 елда Инновацияләргә ярдәм фондының төбәк вәкиллеге ачылды. 
 
«Минем бизнес» үзәге Татарстан Республикасы предприятиеләре, югары уку йортлары, министрлыклары һәм ведомстволары белән алга таба технологик проектларны коммерцияләштерү өчен, «Студентлар стартабы» бәйгесендә җиңүче һәр конкрет проектны гамәлгә ашыру процессын гомуми интеграцияләүне башкара. Шулай ук Үзәк «Студентлар стартабы» программасының финалист студентларын технология предприятиеләренә технология эшкуарлыгы экспертлары тарафыннан укыту һәм остазлык аша үстерә.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International