ЯҢАЛЫКЛАР


26
апрель, 2023 ел
чәршәмбе

«ТР Киңлекне планлаштыру институты» ДБУ Мәскәү Генплан институты белән берлектә Казан агломерациясенең мастер-планын эшләүгә кереште. Аның территориясе түбәндәге муниципаль берәмлекләрне үз эченә ала: Казан шәһәре, Югары Ослан, Биектау, Зеленодольск, Питрәч, Лаеш муниципаль районнары һәм башкалар. Стратегик документ 2023 ел ахырына әзерләнәчәк. Агымдагы проект кысаларында әлеге территорияләрдә яшәүчеләрдән тәкъдимнәр, теләкләр һәм идеяләр җыю башланды.

Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы һәм шәхсән үз исемемнән Сезне Халыкара интеллектуаль милек көне белән котлыйм.


25
апрель, 2023 ел
сишәмбе

2023 елның 20 апрелендә Россия Федерациясе Президенты В.В. Путин үткәргән Россия Федерациясе Президенты каршындагы Җирле үзидарәне үстерү буенча Совет утырышы кысаларында муниципаль хезмәтнең кадрлар потенциалы мәсьәләләре, муниципаль берәмлекләрнең киңлек үсеше бурычлары, шулай ук җирле үзидарә органнары эшенең үзенчәлекләре тикшерелде.

Татарстан эшкуарлары Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы карамагындагы Эшкуарлыкка ярдәм фондының Төбәк экспортына ярдәм итү үзәге оештыра торган Россия Федерациясе сәүдә вәкилләре катнашында «РФ Сәүдә вәкиле белән очрашу сәгате» вебинарлар сериясендә катнаша алачак. Чара «Кече һәм урта эшкуарлык» илкүләм проекты ярдәмендә бушлай үткәрелә.

28 апрельдә Татарстан бизнесы вәкилләре өчен «Дәүләт сатып алулары: арзан, гади, отышлы» республика форумы узачак. Чара «Кече һәм урта эшкуарлык» илкүләм проекты кысаларында гамәлгә ашырыла.


24
апрель, 2023 ел
дүшәмбе

«Узкимесаноат» үзбәк дәүләт холдингы Татарстанның «Химград» технополисы белән берлектә 24 апрельдә Үзбәкстанның Джизак шәһәрендә шул ук исемдәге технопарк ачты. Чарада Үзбәкстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Жашмид Ходжаев һәм Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов катнашты. Эшкуарлар өчен инфраструктура булдыру «Кече һәм урта эшкуарлык» илкүләм проектының максатларына туры килә.

2025 – 2030 еллар чигендә эшкуарлыкка ярдәм итү системасын үстерү перспективалары турында фикер алышу «Минем бизнес» Бөтенроссия форумында узды. «Минем бизнес» милли премиясе» финалистлары исемлегендә 38 төбәк бар. Татарстан Республикасы «Иң яхшы белем бирү проекты» һәм «Иң яхшы чара» номинацияләре буенча тәҗрибәләрен тәкъдим итте.


21
апрель, 2023 ел
җомга

Татарстанның «ТД Теплотехника» ҖЧҖ компаниясе Federica Bugatti су җылыткычларын серияле җитештерү һәм сату буенча проект башлап җибәрде. Фирмага ярдәм «Кече һәм урта эшкуарлык» илкүләм проекты буенча күрсәтелә.


20
апрель, 2023 ел
пәнҗешәмбе

Хөрмәтле җирле үзидарә органнары хезмәткәрләре, хезмәттәшләр!

Һөнәри бәйрәмегез белән чын күңелдән котлаулар кабул итегез!

Инновацияләргә ярдәм фонды 3 апрельдә «Студентлар стартабы» бәйгесенә гаризалар кабул итүне тәмамлады. 4 меңнән артык гариза бирелгән, бу узган ел белән чагыштырганда 2 тапкыр күбрәк, дип хәбәр итте вице-премьер Дмитрий Чернышенко. Гаризалар саны буенча Татарстан алдынгы булды – республика студентлары 1,5 меңгә якын гариза җибәрде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International