Бөтен илдән 50 лауреат – муниципаль берәмлек башлыклары РФ Хөкүмәте дипломнары, шулай ук муниципалитетларны үстерүгә акчалата премияләр алды.
Исегезгә төшерәбез: конкурста шулай ук Татарстанның ике муниципалитеты – Алексеевск муниципаль районының Алексеевск шәһәр торак пункты һәм Баулы муниципаль районының Кырым-Сарай торак пункты җиңү яулады. Чарада Алексеевск шәһәр җирлеге башлыгы урынбасары Валентина Увакина һәм Кырым-Сарай җирлеге башлыгы Дамир Шакирҗанов катнашты.
РФ Хөкүмәте дипломнарын Россия Икътисади үсеш министры Максим Решетников, Россия Федерациясе Президентының эчке сәясәт идарәсе башлыгы урынбасары Евгений Грачев һәм ВАРМСУның рәистәше, РФ Президенты каршындагы җирле үзидарәне үстерү Советы Президиумы әгъзасы Ирина Гусева, шулай ук Россия Икътисади үсеш министрлыгының Төбәк сәясәте Департаменты директоры Дмитрий Косткин һәм Милләтләр эшләре буенча Федераль агентлыкның чит ил гражданнары белән анализ, фаразлау һәм эшләү идарәсе башлыгы Иван Власов тапшырды.
«Муниципалитетлар бүген хезмәттәшләре белән уртаклашырга мөмкин булган зур тәҗрибә тупладылар. Бүгенге җиңүчеләрнең күбесе быел ВАРМСУ инициативасы белән оештырылган «Муниципаль диалог» марафоны платформасында үз тәҗрибәләрен тәкъдим итте. Иң яхшы тәҗрибәләр һәм инициативалар федераль экспертлар катнашындагы стратегик сессияләр барышында каралды һәм ил масштабында тарату өчен тәкъдим ителде», – дип билгеләп үтте ВАРМСУның Рәистәше, РФ Президенты каршындагы Җирле үзидарәне үстерү советы президиумы әгъзасы Ирина Гусева.