Гражданнарны авария хәлендәге торак фондыннан күчерү программасы буенча 2014 елның 27 июненә 2014 ел этабы буенча Татарстан Республикасы заявкасы хупланган. 2013 ел этабы буенча 9 мең 722 кв. м мәйдандагы торак урыннарын сатып алуга 241 шартнамә төзелгән. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин хәбәр итте.
2014 нче елның 18 нче июлендә Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгында Татарстан Республикасында табыш күләмнәренең кимүенә комплекслы анализ үткәрү буенча Ведомствоара эшче төркемнең утырышы узды.
2013 елда Татарстан Республикасының инновацион эшчәнлеге нәтиҗәләре ясалды.
Федераль Дәүләт статистика хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча территориаль органы мәгълүматлары буенча инновацион эшчәнлек белән мәшгуль сәнәгать предприяләре 21%, ә технологик инновацияләр белән мәшгуль оешмалар 18,7% тәшкил итә.
2014 елның 16 нчы июлендә Татарстан Республикасы Икътисад министры Мидхәт Шагиәхмәтов «Sberbank CIB» клиентлары һәм инвесторлары белән киңәшмә уздырды.