Инфраструктура субъектларын аккредитацияләүдә катнашырга теләгән Татарстан Республикасы кече һәм урта эшкуарлыкка мөлкәти ярдәм инфраструктурасы субъектлары игътибарына

2014 елның 5 сентябре, җомга

2014 елның 3 сентябреннән 3 октябренә кадәр Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының «Татарстан Республикасы кече һәм урта эшкуарлыгына мөлкәти ярдәм инфраструктурасы субъектларын аккредитацияләү турында» 2014 елның 27 июлендәге 616нчы карарына ярашлы рәвештә, аккредитациядә катнашу өчен, Татарстан Республикасы кече һәм урта эшкуарлыкка мөлкәти ярдәм инфраструктурасы субъектларыннан гаризалар кабул ителә.


Гаризалар Татарстан Республикасы Эшкурлыкка ярдәм үзәге тарафыннан Казан шәһ., Мәскәү ур., 55; 125нче кабинет адресы буенча, шулай ук Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләрендә Эшкуарлыкка ярдәм үзәгенең территориаль вәкиллекләрендә кабул ителә.


Конкурска гаризалар кабул итү вакыты:


дүшәмбе – пәнҗешәмбе – 9.00дән 18.00гә кадәр;
җомга – 9.00дан 17.00гә кадәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International