Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгында атна саен электрон сәүдә мәйданчыкларында һәм электрон товар-мәгълүмат системасында эшләү буенча бушлай семинарлар оештырыла

2014 елның 3 сентябре, чәршәмбе
Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгына караган «Татарстан Республикасы дәүләт заказы, инвестицияле эшчәнлек һәм төбәкара элемтәләр агентлыгы» ДУП түбәндәге тамалар буенча белем бирү семинарларын уздыруны дәвам итә: - «Аерым юридик затлар тарафыннан товарлар, эшләр, хезмәт күрсәтүләрнең сатып алынуы турында» 2011 елның 18 июлендәге 223-ФЗ номерлы Федераль закон һәм «Дәүләт һәм муниципаль ихтыяҗларны тәэмин итү өчен товарлар, эшләр һәм хезмәт күрсәтүләрне сатып алу өлкәсендә контракт системасы турында» 2013 елның 5 апрелендәге 44-ФЗ номерлы Федераль законга (223agzrt.ru һәм etp.zakazrf.ru) ярашлы рәвештә, электрон сәүдә мәйданчыкларыннан файдаланып, көндәшлекле сатып алулар; - Татарстан Республикасы Электрон товар-мәгълүмат системасында эшләү (tattis.ru). Укулар һәр чәршәмбе һәм пәнҗешәмбе 11 сәгатьтә Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгының конференц-залында (Мәскәү ур., 55, 4 кат) уздырыла. Семинарларда катнашу түләүсез.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International